Маяк
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Год полезных дел
24 Май 2023, 09:23

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Җиңү көне – халкыбыз өчен иң кадерле, изге һәм якты бәйрәмнәрнең берсе. Күңелләрдә берчә искиткеч зур горурлык, берчә сагыш хисләре уяткан, күз яшьләре аша елмайткан, тынычлыкның кадерен белергә өндәгән бәйрәм ул. Аны илебезнең төрле төбәкләрендә зурлап билгелиләр.

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Җиңү көне – халкыбыз өчен иң кадерле, изге һәм якты бәйрәмнәрнең берсе. Күңелләрдә берчә искиткеч зур горурлык, берчә сагыш хисләре уяткан, күз яшьләре аша елмайткан, тынычлыкның кадерен белергә өндәгән бәйрәм ул. Аны илебезнең төрле төбәкләрендә зурлап билгелиләр.

Яңа Аю авыл советы авыл биләмәсе территориясендә дә Бөек Җиңүнең 78 еллыгы тантаналы рәвештә билгеләнде. Өстәвенә, әлеге биләмәгә караган Краснояр авылында Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлеген мәңгеләштерү уңаеннан һәйкәл ачылды. Ул “Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Эшлекле гамәлләр” проекты чикләрендә тормышка ашырылган.

Красноярлылар яраткан урыннарының берсе – авыл мәдәният йорты янына иртәннән үк ашыкты.

Митингта муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин катнашып, сугыш һәм тыл ветераннарына рәхмәт сүзләрен җиткерде, авыл халкын зур бәйрәм белән котлады. Авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Нәҗметдиновның, урындагы ветераннар советы рәисе, ветеран-педагог Сәгыйть Муллаәхмәтовның, яугир-интернационалист Илдар Нуретдиновның чыгышлары иминлекне сакларга, үткән тарихыбызны онытмаска чакыру булып яңгырады. Украинадагы махсус хәрбби операциядә катнашучы Камил М. илебезне якларга, сакларга чакырды.

Бер минутлык тынлыктан соң, Илдар Иршат улы, “Хәрби туганлык” ветераннар җәмәгать оешмасы әгъзалары, красноярлылар Бөек Ватан сугышында ятып калганнар хөрмәтенә куелган обелискка чәчкәләр салды.

Краснояр авыл мәдәният йортының мәдәни оештыручысы Эльмира Мәрданова тарафыннан әзерләнгән концерт программасы - авыл үзешчәннәренең чыгышлары бәйрәмгә тагы да ямь өстәде. Тантаналы чараны Эльмира Фәнзил кызы матур итеп алып барды.

 

Лира Кәбирова. Чулпан Зарипова фотосы

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: