Маяк
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Год полезных дел
27 Май 2023, 11:33

27 май-Гомумрусия китапханәләр көне

Рухиятне баету юлында

27 май-Гомумрусия китапханәләр көне
27 май-Гомумрусия китапханәләр көне

Китапханәләр гасырлар дәвамында кешелекнең мәдәни кыйммәтләре хәзинәләре, фәнни белем таратучылар, мәгърифәтчелек үзәкләре булып торалар, алар матурлык һәм гармония кануннары буенча җәмгыятьне үзгәртүдә башка мәдәният учреждениеләре арасында зур мөмкинлекләргә ия.

27 май Русиядә һөнәри эшчәнлеге китапханә белән бәйле булган һәркем өчен бәйрәм көне булып тора. Халыкта бу көнне китапханәләр көне һәм китапханәче көне дип атыйлар.

Илеш районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы халыкка һәм аның ихтыяҗларына максималь якын булып, социаль коммуникация функцияләрен башкара. Алар авыл халкы өчен мәгълүмат, белем чыганагы булып торалар һәм иң тотрыклы һәм уңайлы мәдәният учреждениеләре булып калалар.

Бүгенге көндә «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе составына 30 китапханә: район үзәк, балалар модельле китапханәләре, 28 авыл учреждениесе (шул исәптән Бишкурай, Базытамак, Иске Кыргыз, Андреевка, Карабаш авыл модельле китапханә).

Бүгенге көндә китап укучылары саны 25500 кешедән артык тәшкил итә. 2022 елда китапханәләргә йөрүчеләр саны - 289568, мәдәни – агарту чараларына йөрүчеләр саны 38506; барлыгы 1695 массакүләм чаралар үткәрелгән. Агымдагы елның 1нче гыйнварына фондта кәгазь һәм электрон носительләрдә 445372 данә документ тәшкил итә.

2021 ел ахырында “Пушкин картасы” федераль проекты старт алды, ул яшьләргә дәүләт бүлеп биргән акчалар хисабына төрле мәдәни чараларга йөрергә мөмкинлек бирде. Районның барлык китапханәләре дә проектка кушылды. Әлеге проект безнең китапханә системасы өчен уңышлы булды, бүгенге көнгә 1817 билет сатылып, 185 чара үткәрелде.

Китапханәләр эшендә традицион чаралар белән беррәттән программа - проект эшчәнлеге кулланыла

Шунысы куанычлы, 2022 елда район инвалидлар җәмгыяте үзәкләштерелгән китапханәләр системасы белән берлектә 2022 елда Президент грантлары фондының беренче конкурсында җиңүче булды. Район балалар модельле китапханә базасында Президент грантлары Фонды тәкъдим иткән Русия Федерациясе Президенты грантын кулланып, инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 6-12 яшьлек балалар, шулай ук аларның әти-әниләре өчен «Яктырак бул» Арт-студиясен булдыру проекты гамәлгә ашырылды. Арт-студия әлеге категория балаларны сәламәт яшьтәшләре җәмгыятенә социаль адаптацияләү, аларның социалькоммуникатив, танып белү, иҗади потенциалын арт-терапия дәресләре аша үстерү өчен мәйданчык. Китапханә атмосферасы үзе үк арт-терапиянең төрле формаларын (библиотерапия, мульттерапия, ком терапиясе) үткәрү өчен уңайлы урын булып тора. Әлеге проект кысаларында инвалидларны социомәдәни реабилитацияләүдә актив катнашкан өчен Илеш районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Башкортстан Рес-публикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Шулай ук 2022 елда Президент грантлары фондына “Рrogress” робототехника клубы проекты ярдәм итә, ул Бөтен дөньяда бердәмлек һәм тынычлык өчен гаиләләр федерациясе төбәк иҗтимагый оешмасы белән хезмәттәшлек итә. Проект концепциясе 6 дан 14 яшькә кадәрге балалар өчен район модельле китапханә базасында “Рrogress” робототехника клубы булдыру, ул район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы МБУның структур бүлекчәләренең берсе. Проектның максатчан төркеме булып сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары тора

«Progress» клубы-балаларны уңышлы социализацияләү урыны, мәгълүмат алу, эшкәртү һәм дөрес мөстәкыйль карарлар кабул итәргә сәләтле актив гражданлык позициясе булган коммуникабель шәхес формалаштыру мөмкинлеге. Дәресләр вак моториканы, сөйләм, фикерләү, игътибарны үстерүгә юнәлдерелгән.

2023 елның 1нче июнендә «Яктырак бул» Арт студиясе һәм «Progress» проекты тантаналы рәвештә ябылачак.

Узган елда район китапханәләре «Библиопродленка»проектын гамәлгә ашыруны дәвам итте. Проект балаларның һәрьяклап үсешенә, буш вакытны рациональ куллану максатында ялларын оештыруга ярдәм итә. Проектның уңай тәҗрибәсе китапханәчеләрне яңа «Библиоканикуллар» проектын тормышка ашырырга этәргеч бирде. Проект кысаларында балалар каникулларын китапханә белән бергә үткәрә, музейларга, күргәзмәләргә йөри, ачык һавада, табигатьтә узган чараларда катнаша.

Башкортстан Республикасында 2023 ел - Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы һәм «Атайсал» проекты кысаларында «Илһам» әдәби - музыкаль клубы каршындагы үзәк район китапханәсендә әһәмиятле чаралар узды. Якташыбыз, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры, «Октябрь» колхозы комбайнчысы Рәгыйб Бадертдинов белән очрашу. «Атайсал» республика хәйрия проекты кысаларында Рәгыйб Мәрвәртдин улы хәрби операциядә катнашучыларга гаилә бюджетыннан 25 мең сум күләмендә хәйрия ярдәме күрсәтте.

Безнең китапханә Дүртөйле шәһәрендә үткән «Минем кечкенә Ватаным – Атайсал» дүртенче муниципаль форумында катнашты. Муниципаль форумның үзенчәлеге шунда , аның мәйданчыгында безнең якташларыбыз, республикабызда туып- үскән, Башкортстан Республикасы өчен әһәмиятле уникаль компетенцияләргә, тәҗрибәгә һәм башка сәләтләргә ия булган һәм кечкенә Ватанына ярдәм итүче якташларыбызның үзара хезмәттәшлегенең төрле формалары тормышка ашырыла. Бу-түгәрәк өстәлләр, яшьләр өчен секция эше, «Тамыр» телестудиясеннән мастеркласс, авыл биләмәләре башлыклары һәм эшкуарлар өчен стратсессия һәм Атайсал дискуссия мәйданчыгы. Без форумда район китапханәләре эше турында китапиллюстрацияле күргәзмә тәкъдим иттек.

Китапханә эшчәнлегенең китап презентацияләре үткәрү аерылгысыз өлеше булып тора. «Илһам» клубы каршында З.Исламованың «Яшәү яме», Р.Шагалиевның «Тормыш сукмагы» презентацияләре, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Республика “Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире Д.Булатованың «Йөрәккә яшерелгән серләр» исемле китабының «Наза» презентациясе үтте.

РФ Президенты тарафыннан Педагог һәм остаз елы дип игълан ителгән 2023 елгы чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында 25 апрельдә район үзәк китапханәсендә район мәгариф идарәсе бүлеге белән берлектә «Сезнең кулда милләт киләчәге»дип аталган әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Бәйрәм чарасында Әхмәдуллиннар һәм Нурмөхәммәтовлар династияләре вәкилләре катнашты.

Андреевка авыл модельле китапханәсе икенче ел инде яңа статуста - яңа буын китапханәсендә актив эшчәнлек алып бара. Заманча җиһазлар (компьютер һәм интерактив) белән җиһазландырылган заманча модернизацияләнгән бина. Китапханәдә фәнни һәм сәнгатьле эчтәлекле мәгълүмати ресурслар белән эшләү мөмкинлеге бар. Китапханәдә - белемнең төрле тармаклары буенча традицион кәгазь һәм электрон форматта яңартылган китап фонды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу мәйданчык - «Пушкин картасы», «Урын гение» федераль проектларын тормышка ашыру, халыкның барлык яшь төркемнәре өчен мәдәниагарту, социаль әһәмиятле һәм белем бирү чараларын даими үткәрү, дискуссия клублары, түгәрәкләр эшчәнлеге, аралашу урыны һәм иҗади ниятләрне, креатив идеяләрне тормышка ашыру өчен. Район китапханәчеләре Андреевка авыл модельле китапханәсенә экскурсияләр оештыра. Мультимедия җиһазлары, китап фонды белән, «Кванториум» яшьләр зонасында балалар планшетта урнаштырылган кушымта, интерактив глобус, географик табышмаклар ярдәмендә җанлана торган 3D һәм 4D китаплар белән танышалар, Кунакларның игътибар үзәгендә - робототехника зонасы өстәле, анда робототехника дәресләренә йөрүче балалар үз роботларын күрсәтә. Шулай ук заманча компьютерлар белән җиһазландырылган санлы грамоталылыкны үстерү зоналары, машина йөртү симуляторларында үзен йөртүче итеп сынап карау мөмкинлеге дә кызыклы. Мультстудия белән җиһазландырылган балалар уен бүлмәсе дә якты тәэсирләр өсти.

Андреевка авыл модельле китапханәсе 26-28 майда Уфада узачак Беренче Халыкара Китап ярминкәсендә катнашачак. Күргәзмәдә интерактив глобус, 3D һәм 4D чынбарлык белән тулыландырылган китаплар, робототехника җиһазлары тәкъдим ителәчәк һәм кунакларны электрон китаплар белән таныштырачак.

Район китапханәләре арасында әдәби-туган якны өйрәнү марафоны уздырылды. Ул якташыбыз, Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулуга багышланган иде. Марафон кысаларында тематик, әдәби – музыкаль, портрет кичәләре, туган якны өйрәнү дәресләре, һ. б.үтте.

Роберт Миңнуллинның юбилеен бәйрәм итү кысаларында ике конкурс игълан ителде. Беренчесен район балалар модельле китапханәсе (“Балачак бәйрәмнәре»), икенчесен (“Исәнмесез, җилләр, туган җирләр!») район үзәк китапханәсе оештырды.

Учреждение хезмәткәрләре ремонт эшләреннән дә читтә калмыйлар. Быел Кадер авыл китапханәсендә яхшы косметик ремонт үткәрелде: стеналар, китап стеллажлары буялды, кыскасы, китапханә танымаслык дәрәҗәдә үзгәрде.

Безнең район китапханәләре мәктәпләр, ветераннар Советы, хатын-кызлар советы, авыл советлары хакимиятләре, балалар бакчалары, фельдшерлар, китапханәләр каршындагы кызыксыну буенча клуб әгъзалары белән берлектә тыгыз элемтәдә эшли. Без аларга ярдәмнәре өчен чиксез рәхмәтле, чөнки район халкы арасында белем бирү эшен бары тик уртак тырышлык белән генә алып барырга мөмкин.

Бүген район үзәк китапханәсенең әйдәп баручы методисты Сөмбел Габдуллина, әйдәп баручы китапханәчесе Айгөл Сәетгалиева, район балалар модельле китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Гөлнара Мәганәбиева, библиограф Зилә Хәйретдинова, шулай ук Индиза Саттарова (Үрмәт), Заһидә Гайсина (Тәҗәй), Рузилә Назирова (Рсай), Гүзәл Яхинаны (Йонны) аерым билгеләп үтәсе килә.

Барлык китапханә хезмәткәрләрен, ветераннарны, китапларны, укуны һәм китапханәне яраткан барлык укучыларны һөнәри бәйрәм уңаеннан тәбрик итәм. Барыгызга да кызыклы ниятләр һәм идеяләр, аларны тормышка ашыруда уңышлар, бай китап фондлары, рәхмәтле һәм җаваплы укучылар, барлык җәмгыятьләр белән үзара аңлашу һәм иҗади хезмәттәшлек, иртәгәсе көнгә ышаныч телим. Сезгә һәрвакыт уңыш юлдаш булсын.

 

Айгөл Якупова, район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: