Маяк
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Год полезных дел
27 Май 2023, 10:00

Башланган эш- беткән эш!

Республикабыз җитәкчелеге авыл тормышын, яшәешен үзгәртү буенча төрле проектлар уйлап чыгаруы һәм аларны тормышка ашыру өчен уңайлы стимуллар тәкъдим итүе- авылларда да көннән- көн авыл тормышында халык өчен уңайлы шартлар тудыруга китерә.

Башланган эш- беткән эш!
Башланган эш- беткән эш!

Республикабыз җитәкчелеге авыл тормышын, яшәешен үзгәртү буенча төрле проектлар уйлап чыгаруы һәм аларны тормышка ашыру өчен уңайлы стимуллар тәкъдим итүе- авылларда да көннән- көн авыл тормышында халык өчен уңайлы шартлар тудыруга китерә."Аек авыл","Реаль эшләр","ППМИ","Атайсал" проектлары тырышканнар өчен нәкъ тиешле мөмкинлекләр ача да инде."Бәләкәй генә бөкере бөтен җирне бетерде" дигән мәкальне бик яхшы беләм мин. "Эшләсәң эш карышмый","Күз курка, кул эшли" дигәне дә нәкъ тырышлар турында гына язылган диярсең. Әйе, Илеш районы Торачы авылында,берничә кешедән генә торган төзелеш бригадасы ике көн эчендә шундый зур эшне башлап, төгәлләп куйды.Кашапов Анфас мулланы алып килеп, тиешенчә Корьән" китабыннан аятьләр укып башладылар эшне. Эй бу егетләрнең бердәм булып эшләүләре. Фазлыев Фәнүс җитәкчелегендә Дамир Шамсиев, Рамил Шамсиев, Рәсүл Саетов, Илсур Насретдинов,Ирек Шайхразиев, Айдар Шаехов, Данис Муниров, Азамат Мирзаяновларның эшләренә сокланмый мөмкин түгел.Булдырдык!Аллага шөкер

 

Источник Марьям Шамсиева

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: