Маяк
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Год полезных дел
30 Май 2023, 09:52

Ана күз яшьләре түгелмәсен

Хәрби операциядә хезмәт итүче райондашларыбыз бер-бер артлы кыска вакытлы ялга кайтты.

Ана күз яшьләре түгелмәсен
Ана күз яшьләре түгелмәсен

Хәрби операциядә хезмәт итүче райондашларыбыз бер-бер артлы кыска вакытлы ялга кайтты. Туган як, туган җирнең һавасы да икенче. Иштирәк авылыннан  Айнур ( исеме үзгәртелгән) да туган авылына кайтып, ялда булып китте.

Авылдашым Гүзәлия ханым контракт буенча катнашучы улы белән элемтәгә бик сирәк керә. Көн саен иртә таңнан теләкләрен теләп, баласының исән-сау кайтуын тели ул.

-Сәяси чуалышлар, канлы бәрелешләр турында телевизор экраннары аша ишетеп, күреп торабыз. Сезнең гаиләгә ул турыдан-туры кагылды. Улың шул казанда «кайный». Авыл халкы белән Айнурга исән-сау туган ягына кайтуын телибез. Мәктәптә укып йөргән чаклары хәтеремдә. Тыныч, тәртипле малай булды. Укыганда нинди уңышлар белән сөендерә иде?

- Кечкенә чагыннан ук тырыш, тыңлаучан бала булып үсте ул. Гаиләдә беренче балага эш күбрәк төшә бит инде. Айнурыбызда хезмәтне сөйде. Кулыннан бар эш тә килә. Укырга кергәч, тик «4», «5» гә генә укып сөендерде. Иштирәк төп мәктәбен тәмамлагач, Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә укуын дәвам итте. Анда да яхшы укыды. Белемле булырга теләге зур булды. Үз тырышлыгы белән Уфа дәүләт авиациятехник университетына керде. Әмма анны тәмамламыйча, армиягә китте.

-Армия сафларында кайда хезмәт итте?

-Армиягә 2016 елның язында чакырылды һәм Сахалин ярымутравына эләкте. 6 айдан соң контракт төзеп, шунда хезмәт итәргә калды. Махсус операция башлангач, Украинага бару теләген әйтсә, бу хәбәрне ишетергә әзер идем. Узган елның июнь аенда китүе турында телефон аша гына хәбәр итте. Кичерешләремне үзем генә беләм. Язмыштан узмыш юк, диләр. Балама белгән догаларымны укып, исәнлек теләдем

-Күптән түгел Айнур кыска вакытлы ялда булды. Ничек каршыладыгыз?

-Кайту датасы билгеле түгел иде. Күңелем сизгәндәй, бер көнне тәмле ризыклар пешердем. Кичен соң гына ишек ачылганга карасам, улыкаем чәчкә гөлләмәләре күтәреп елмаеп басып тора. Шул вакыттагы уй-кичерешләремне әйтеп аңлаталмаслык. 15 көн торып китте, вакыт сизелми үтте. Шалтыратырга мөмкинчелек табып сөйләшкәндә, тавышларын ишеткәч, тынычланам. Бар теләгем – дөньяда тынычлык урнашып, улларыбыз исән-сау кайтсын.

Гүзәлия күз яшьләрен яшерергә тырышса да, дулкынлануы сизелә иде. Ананың кичерешләрен аңлаганга күрә, үземнең дә ирексездән күңелем тулды.

Ил белән килгән әлеге чуалыш уңай чишелеш тапсын, газиз баласы өчен аналарның күз яшьләре түгелмәсен, дөньялар тыныч булсын.

 

Нәсимә Инсапова. Иштирәк авылы

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: