

Рсай авыл мәктәбендә сугыштан кыска вакытлы ялга кайткан яугирләр белән очрашты.
Мәктәп укучылары хәрбиләргә зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Балалар Русия хәрбиләренең батырлыклары, хәрби махсус операцияләрдә катнашулары турында ишеттеләр.
Алар армиядә хезмәт итү, Ватан алдында гражданлык һәм хәрби бурычны намус белән үтәү, ил мәнфәгатьләрен яклау һәм аның милли иминлеген тәэмин итү кирәклеген билгеләп үттеләр.
Әңгәмә ахырында балалар яугирләргә сәламәтлек, имин хезмәт һәм җиңү белән тизрәк кайтуларын теләделәр. Шулай ук әзерләнгән хатларны тапшырдылар.
Фото из открытых источников