Маяк
+25 °С
Ясно
Год полезных дел
29 Июля 2023, 10:00

Барысы да Җиңү өчен!

Илешлеләр “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” девизы астында махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбызга төрле яклап ярдәм итүдән туктамый

Барысы да Җиңү өчен!Барысы да Җиңү өчен!
Барысы да Җиңү өчен!

Райондашларыбыз көче белән тупланган чираттагы гуманитар ярдәм шушы көннәрдә Самарага җибәрелде. Биредә контракт буенча хәрби хезмәткә үз теләкләре белән баручылар хәрби әзерлек үтә.

Һәрвакыттагыча илешлеләр гуманитар ярдәмгә зур ихласлык белән кушылып, яугирләр сораган кирәкле әйберләрне алып килергә тырышты. Ябалак, Кужбахты авыл советы авыл биләмәләре бензин пычкысы, Андреевка биләмәсе пычкыга майлар, чылбырлар, үткерләгеч, болгарка, кабель озынайткычлар, Яңа Аю биләмәсе ачкычлар комплекты, Карабаш, Исанбай биләмәләре шуруповертлар белән тәэмин итте. Шулай ук Яркәй, Исәмәт, Бишкурай, Ишкар авыл советы авыл биләмәләре халкы, Күп функцияле үзәк хезмәткәрләре, Кадер авылыннан Илдар Харисов иң активлардан саналды. Шуны да билгеләргә кирәк, бер төркем битараф булмаган райондашлар сушки, кәнфит, тушенка, печенье, носки, перчаткалар алып килде.

Җыелган гуманитар ярдәмне Башкортстан Республикасы Диңгезчеләр җыелышының Илеш филиалы рәисе, “Хәрби туганлык” район җәмәгать оешмасы әгъзасы, оператив штаб җитәкчесе Илдар Хөснуллин, муниципаль район хакимияте хезмәткәре Денис Шәмсиев, водитель Марат ?? егетләребезгә илтеп тапшырды.

Башта хәрбиләрдән нәрсә кирәклеген белешәбез. Кемгә нәрсә, күпме кирәген сорап, ярдәм кулы сузабыз. Солдатларга хатлар да кадерле. Җылы оекбашлар өчен дә рәхмәт әйтә алар. Гомумән, нинди генә ярдәм булса да, яугирләр бик сөенә. Үзләренә атап җибәргән күчтәнәчләр өчен кат-кат рәхмәт әйтәләр. Безнең максат – һәр үтенечне үтәп, алып барган әйберләрне егетләрнең кулларына тапшыру. Изге күңелле кешеләргә рәхмәтлемен. Киләчәктә дә барлык райондашлар актив катнашса иде дигән теләктәмен. Моның белән, авыр чакта без тагын бер кат үзебезнең көчле халык икәнне күрсәтәбез, - ди Илдар Хөснуллин.

Хөрмәтле илешлеләр! Фронттагы егетләр Ватаныбыз, безнең тынычлык өчен гомерләрен бирергә әзер. Яугирләребез ышанычлы тыл барлыгын тойсыннар өчен әйдәгез аларга ярдәм итик. Авырлыкларны бергә күтәрсәң генә җиңел ул. Һәркем үз теләге белән әлеге изге эшкә бердәм кушылсын иде.

Егетләргә һәрнәрсә кадерле! Туган яктан килгән икәнен аңлау да көч бирә. Махсус хәрби операциядә катнашучылар яшерми: алар сагына. Әнә шул ярсуны басу өчен якыннарының бер җылы сүзе, үзләренә атап күчтәнәч җибәрүләре җитә. Алар белә: кайгыртучылар һәм көтеп торучылар булганда җиңү белән кайтачаклар. Бердәм булып, кулыбыздан килгәнчә ярдәм кылып, Ватанны саклаучыларның исән-имин әйләнеп кайтуын теләп көтик.

Акча күчерү өчен банк реквизитлары:

ИНН: 0225002913, КПП: 022501001

БИК: 048073770 ОГРН 1030200019717

ОКПО: 32027615. ОКВЕД 94.99

Корр./сч. № 30101810600000000770

Оештыру комитеты.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас