

Лилия белән Ришат Казахстан якларында туып-үскән, шунда табышып, гаилә корган. Илдә чолганышлар башлангач, әти-әниләренең төп чыгышы булган Башкортстан җиренә кайтып урнаша. Алар үзләрен тырыш гаилә итеп танытты, авыл халкының ихтирамын казанды.Үз көчләре белән ана капиталына йорт тергезеп, малтуар, кош-корт асрап, бакча үстереп яши.
Ришат бүгенге көндә ТРның Яр Чаллы шәһәрендә, ә Лилия авылда сатучы булып эшли. Өлкән уллары Ринат техник-программист, спорт белән шөгыльләнә, Сабина коррекцион педагог һөнәрен сайлаган. Ә инде кечеләре - Зиннур, Самирә, Нурислам мәктәптә белем ала.
2015 елда Лилия Рәхимҗан кызы Башкортстан Республикасы Башлыгы Указы белән “Ана даны” медале белән бүләкләнде.
Авыл советы территориясендә шундый гаиләләр булуы сөендерә. Бер-берсен аңлап, балаларына дөрес тәрбия биреп яшәгән шушындый гаиләләрнең барысына да шөкер итеп яшәүләре соклануга лаек.