Маяк
+25 °С
Облачно
Год полезных дел
28 Апреля 2024, 06:15

Замана афәтеннән сак булыгыз

Наркотик матдәләр белән кешеләр күптән таныш. Мәсәлән, борынгы мисырлылар өлгереп җитмәгән мәкнең башын кисеп йокы даруы әзерләгән.

Замана афәтеннән сак булыгызЗамана афәтеннән сак булыгыз
Замана афәтеннән сак булыгыз

Ерак сәяхәткә чыгучы бед уиннар үзләре белән һәрчак банго алган. Бүгенге көндә ул марихуана яки гашиш дип атала. Банго сумаласын тартып, бедуиннар ком чүленең бер төрле табигате тудырган хисси киеренкелектән котылган. Боливия шахтерларына элек-электән хезмәт хакының бер өлеше итеп кокаинлы үсемлек яфраклары бирелгән. Алар аны чәйнәгәннәр яки тартканнар. Шахтерлар шул рәвештә үзләренә көч өстәгән, бераз гына булса да җир астында интегеп эшләүләрен онытып торган. Мондый тарихи мисаллар бик күп. Кыскасы, наркотик матдәләрне теге яки бу төрдә кулланмаган халык юк.

Кешеләр һәр көнне наркотик матдәле ризыклар куллана. Бер чынаяк чәй яки кофе, бер стакан кокакола белән организмга кофеин, шоколадтан - теобро-мин, кефирдан - этил спиртлы, тәмәке төтененнән - никотин эләгә. Ләкин, әлеге продуктларга наркотик матдәләр бик аз микъдарда кушыла. Алар кәеф күтәреп җибәрерлек дәрәҗәдә генә була. Мәсәлән, кефирда этил спирты бар, ләкин кефир эчкән кеше аның барлыгын бөтенләй сизми. Әгәр инде куәтле спиртлы эчемлек кабул итсә, кеше бик тиз исерә.

Кеше организмы бик катлаулы. Күп кенә матдәләрнең аңа тәэсире әле ныклап өйрәнелмәгән. Шуңа карамастан, һәр кешене һава сулаган өчен генә дә наркоманнар исәбенә кертергә мөмкин. Белгечләр моны ничек аңлатырлар сон?

Без 78 проц. азот тәшкил иткән һава сулыйбыз. Аның тәэсирендә нормаль атмосфера басымында торганда, кешеләр моны тоймый. Азотның парциаль басымын арттырган очракта, наркотик тәэсир нык көчәя. Мәсәлән, водолазларга мондый тойгы күптәннән таныш.

«Наркотик» грекча оеп калу, сиземләү бетү дигән сүз. Наркотик матдәләр кеше организмын тулысынча үзгәртә. Кеше наркотик колына әверелә.

Опиатлар - мәктән ясалган матдәләр. Аларга морфин, кодеин һәм героин керә. Опиатларга кеше бик тиз күнегә. Беренче тапкыр куллангандагы эффектны алу өчен наркотиклар микъдарын 10 тапкыр арттырырга кирәк була. Наркотикка психик һәм физик бәйлелек барлыкка килә: ул эч авырту, буыннар сызлау, күзләрдән яшь агу, тын кысылу, хәлсезләнү кебек билгеләрдән тора.

Психостимуляторлар - амфетамин нигезендә үзәк нерв системасын стимуллаштыра. Бу төркемгә кокаин, эфидрин, мескани, марихуана, гашиш, киндер сумаласы керә. Әлеге матдәләр хисси активлыкны күтәрә, арыганны, йоклыйсы һәм ашыйсы килү тойгысын бетерә. Аларны даи-ми кулланганда нерв системасы таушала, кеше хәлсезләнә, ул хәтта үзүзенә кул салырга мөмкин.

Галлюциногеннар - кешенең психикасына тирән үзгәрешләр ясый, галлюцинация булдыра.

Йокы китерүче препаратлар беренче карашка зарарсыз дарулар дип кабул ителә. Ләкин алар да организмны даруларга күнектерә. Бигрәк тә барбитурат кислотасы куркыныч. Аны кабул итеп йоклау организмга ял бирми. Кеше хәлсезләнә, аның башы авырта, косасы килә. Бу халәт яңадан барбитурат кулланырга мәҗбүр итә. Әгәр ул булмаса, кешенең хәле нык авырая һәм анда белая горячка башлануы мөмкин.

Ингалянтлар исә организмга сулыш юллары аша кертелә. Кагыйдә буларак, алар белән яшүсмерләр мавыга. Бу матдәләргә җилем, бензин, ацетон һәм башкалар керә. Алар галлюциногеннар шикелле тәэсир итә. Әлеге матдәләр дә сәламәтлекне какшата, балаларның акылын зәгыйфьләндерә.

Наркотиклар афәткә илтә. Ләкин кайбер яшьләр, наркотикларның аерым төрләрен куллану әллә ни зыян китерми дип уйлый, тик бик нык ялгышалар.

Наркотик эйфория 1-5 минут кына дәвам итә. Аннары кеше 2-3 сәгать дәвамында хәлсезләнеп кала, саташа яки йоклый. Куркыныч төшләр күрә. Әйе, наркотик өч минутлык рәхәтлек кенә бирә. Ләкин бер айдан соң инде алардан башка яши алмый башлый.

Ни өчен соң әле шуларны белгән хәлдә дә яшьләр наркотикларга тартыла? Моның сәбәпләре нәрсәдә?

Яшүсмерләрне наркомания чоңгылына тартып керткән, берничә грамм наркотик матдәнең колы булуга китергән объектив һәм субъектив сәбәпләр бар. Социаль иминлекнең булмавы, гаугалы тормыш, фатирларны еш алыштыру, бер мәктәптән икенче мәктәпкә күчеп йөрү объектив сәбәпләр исәбенә керә. Тәрбиядә җибәрелгән ялгышлар, ата-аналарның наркотиклар куллануы, укуда өлгермәү, укуга теләк булмау, наркотиклар кулланучылар белән аралашу, яшьтән үк алкоголь һәм наркотиклар белән мавыгу, үзеңне расларга омтылу - болары субъектив сәбәпләр. Шуңа күрә һәр ата-ана, укытучы яшь буынга тәрбия һәм белем бирү эшен шуларны искә алып оештырырга бурычлы.

Наркотикларның зыяны билгеле булса да, аларны таратучылар бик оста рәвештә яшүсмерләр аңына төрле уйдырмалар сеңдерә. Бу исә наркоманнар саны артуга булышлык итә.

Наркоманга наркотик матдәләр сатып алу өчен көн саен 300-500 сум акча кирәк. Яшьләр ул акчаны кайдан табалар соң? Югыйсә, аларның күпчелеге беркайда эшләми ич.

Әйе, наркомания безнең көннәрдә җәмгыятьнең якланмаган катлаулары өчен чын мәгънәсендә бәлага әйләнде. Наркотиклар белән сәүдә итүчеләрнең табышлары нефть сатудан килгән табышлардан артып китә. Яшүсмерләр даирәсендә аларның теләсә нинди юл белән наркотик куллануны сынап карарга инандырырга тырышкан «киң күңелле абзыйлар» һәрчак табылып тора. Кайчак яшүсмерләргә башка наркоманнарга иярү өчен: «Бер тапкыр гына булса да, авыз итеп кара. Монардан берәүнең дә үлгәне юк әле», «Син куркакмы, әллә ир кешеме?» - дип әйтү дә җитә. Ә инде наркотиклар өчен акчаны наркоманнар алдашу, урлашу, кеше талау, фахишәлек юлы белән таба.

Бик сирәк наркоман гына 30 яшькә кадәр яши. Ул артык доза алудан, гомуми дистрофиядән, йөрәк эшчәнлегенең бозылуыннан, кыйналулардан, йогышлы авырулар белән зарарланудан, гепатиттан, СПИДтан үлә. Нәтиҗә шул: акыллы кеше үз теләге белән гомерен кыскартмый.

Альмира НУРЫЙӘХМӘТОВА, “Гаилә” хезмәтенең социаль психологы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас