Маяк
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Халыкның яраткан урыны

Илешебез - изге, шифалы, тәмле сулы чишмәләргә бай як. Чишмәләр агач араларыннан ерып чыгалар, елгаларга барып кушылалар да, бергәләп үзләренә зур юллар салалар.

Халыкның яраткан урыны
Халыкның яраткан урыны

Су – безнең төп байлыгыбыз. Ата-бабаларыбыз табигать хәзинәсенә рәхмәтле булганнар. Чишмәләрне күзәтеп, карап торганнар. Хәзерге заманда чишмәләр ни хәлдә? Аларга игътибар һәм ихтирам бармы?“ Бар!” – дип әйтәсем килә. Авылларда чишмәләрне тазарту, төзекләндерү эшләре алып барыла. 2021 елда Башкортстан Республикасы Башлыгы тәкъдиме белән “Атайсал” проекты булдырылды. Әлеге проект чикләрендә Теләкәй авылында “Бәләкәй улак” чишмәсе төзекләндерелде. Анда шушы авылда туып-үскән, “Илишжирсервис” һәм “Уют” җәмгыяте директоры Наил Гайнуллин һәм авылдашлар лаеклы өлеш кертте. Күптән түгел Миләүшә һәм Ләбиб Нәбиевлар чишмәгә бик матур кое макеты бүләк иттеләр. Аны гаилә башлыгы үз куллары белән агачтан эшләгән. Шуны да билгеләргә кирәк, чишмә халыкның яраткан урынына әйләнде.Шулай ук авыл халкы белән бергәлектә чишмә янында өмә үткәрдек. Чүп үләннәре чабылып, территориясе тәртипкә китерелде. Өмәдә катнашкан барлык авылдашларга рәхмәтемне җиткерәм, киләчәктә дә бердәм булып калыйк.

Фәгыйтҗан Зарипов,“Якташлар” оешмасы җитәкчесе.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: