Юл челтәре булмаса, Русия Федерациясе Конституциясенең гражданнарның хәрәкәт ирегенә, товарларның һәм хезмәтләрнең ирекле хәрәкәтенә, икътисади киңлекнең бердәмлегенә хокукларны гарантияләгән статьялары тормышка ашырыла алмый. Социаль бурычларны хәл итүдә, өстенлекле милли проектларны гамәлгә ашыруда автомобиль юллары зур роль уйный. Юл челтәренең үсеш дәрәҗәсенә турыдан-туры илнең икътисади чәчәк атуы һәм оборона сәләте бәйле.
Соңгы елларда җитештерүнең җанлануы һәм халыкның керемнәренең артуы автотранспорт чаралары паркының, автотранспорт белән йөк һәм пассажирлар ташу күләменең кискен артуына китергән. Русия Федерациясенең транспорт стратегиясе нигезләмәләренә ярашлы, автомобиль юллары челтәрен үстерү илнең социаль-икътисади үсеше темпларына туры килергә һәм автомобильләшү үсешенә ярашлы рәвештә ташу ихтыяҗларын тәэмин итәргә тиеш.
Бүген юл хуҗалыгын үстерү буенча актив эш 2018 елда старт алган «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында алып барыла. Ул Русия Федерациясенең 83 субъектын һәм бу субъектлар территориясендә формалашкан 104 шәһәр агломерациясен үз эченә ала.
Кырыс климат һәм төрле табигый киртәләр (урманнар, таулар, сазлыклы җирләр) күп булу сәбәпле, Русиядә юллар төзү һәрвакыт зур кыенлыклар белән бәйле булган. Әмма юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә илдә көчле автомобиль юллары челтәре булдырылган. Йөзләрчә мең километр юллар, урындагы юллардан магистральгә кадәр, күп юнәлешләрдә тотрыклы элемтәне һәм ерак Русия территорияләренең транспорт белән тәэмин итә. Ел саен яңа автотрассалар һәм ясалма корылмалар төзелә, алар русиялеләрнең тормышын уңайлырак һәм хәвефсезрәк итә.
Русиядә октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме 1996 елда барлыкка килә. РФ Президентының 2000 елның 23 мартындагы 556 номерлы Указына ярашлы рәвештә, әлеге һөнәри бәйрәм октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә башлый.
Район тормышын юллардан башка күз алдына китерә алмыйбыз икән, димәк, әлеге тармакларда эшләүчеләрнең дә җәмгыятьтә роле зур. Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш - бер генә өлкәдәге эшчәнлек тә юллардан башка тормышка ашырылмый.
Безнең районда исә юлларның әһәмияте аеруча зур. Чөнки яшәү урыныбызда тимер һәм су юллары юк. Менә шуңа күрә дә бөтен өмет - автомобиль юлларында эшләүчеләрдә.
Районыбызның юл тарихы узган гасырның утызынчы елларыннан ук башлана. 1935 елда Илеш юл бүлегенә нигез салына. Беренче җитәкче итеп Бакалы районыннан Г.Гайсин билгеләнә. Ул 1941 елның августына кадәр эшли. Район ветераннары сүзләренә караганда, ул чорның иң намуслы һәм зыялы коммунисты булган.
1930 елда каты өслекле юл Минзәлә трактында гына (Казан-Алабуга-Уфа) була һәм юл өслеге чуерташлардан тора. Ә калган юллар басу юлларын хәтерләткән. Шул вакыттан алып автомобиль юллары төзү буенча гаять зур эш башкарылган.
Төрле елларда хезмәт салган җитәкчеләр Хәнифҗан Таҗиев, Вәли Галиев, Фәнил Хуҗин, Назыйм Хәертдинов, Мирзәлиф Латыйпов, Айрат Зарипов районда юл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертте.
Дюртөйле юл-ремонт төзелеш идарәсенең Илеш участогы коллективы ял һәм бәйрәм көннәрендә дә ару-талуны белмичә эшли. Шуңа да һөнәри бәйрәмебезне яхшы җитештерү күрсәткечләре белән каршылыйбыз.
Бүгенге көндә предприятиенең машина- трактор паркы 18 берәмлек юл-төзелеш техникасы, 13 берәмлек йөк автотранспорты һәм 6 берәмлек җиңел автотранспорт тәшкил итә.
Предприятие тарафыннан агымдагы елда бүгенге көнгә 104 миллион сумлык эш башкарылды, шул исәптән муниципальара әһәмияттәге ия булган автомобиль юлларын һәм җирле юлларны карап тотуга 94 млн. 780 мең сум, ишегалды территорияләрен, автомобиль юлларын ремонтлау һәм төзекләндерү эшләренә, башка оешма предприятиеләргә хезмәт күрсәтүдән 9 млн. 480 сум үзләштерелгән.
Төп эшләр түбәндәге объектларда баш- карылды: Югары Яркәйдәге Чапаев, Гагарин, Аккүздә Үзәк, Сүлтедә Садовая, Яшьләр, Кызыл Байракта Гагарин урамнары ремонтланды.
9385 м2 күләмендә автомобиль юлларын карап тоту буенча чокырлар ямалды, 5 га куаклар киселде, 35 данә юл билгеләре урнаштырылды һәм алыштырылды. Төзекләндерү буенча барлык павильоннар, юл билгеләре стояклары һәм күперләр киртәләре буялды.
Әлбәттә, идарәнең уңышлы эшләве матди базаның ныклы булуы белән беррәттән коллективның бергә тупланып эшләвенә дә бәйле. Юл хезмәтен үз һөнәренә тугрылар гына үз итә, чөнки алар яңгырда да, буранда да, эссе көннәрдә дә, гомумән, төрле һава шартларында авыр хезмәт башкара. Шуңа күрә юллар салуда, чокырларны ремонтлауда, күперләрне төзекләндерүдә бар көчләрен, тырышлыкларын куеп эшләүче ир-егетләр ихтирам һәм хөрмәткә лаек. Коллектив 57 кешене берләштерә. Алар тәҗрибәле белгечләр, үз һөнәрләрен төгәллек белән башкаралар. Яшь белгечләр дә остазларыннан калышмый, алардан үрнәк алып эшли. Баш механик А.Нурыев, диспетчер М.Тәҗиева, җитештерү-техник бүлеге инженеры А.Зарипов, техник З.Хисаметдинова, юл мастерлары З.Выйльданов, А.Миңнеханов, Р.Бәдртдинов, прораб И.Низамов, водительләр З.Шафыйков, А.Сабиров, М.Фазлыев, С.Арысланов, И.Әхмәтшин, И.Әхмәтшин, Р.Гафурҗанов, Р.Нурыйәхмәтов, Р.Гафурҗанов, А.Тәҗиев, Р.Мәгъданов, Ф.Нәҗмиев, З.Саттаров, Р.Мансуров, автогрейдер машинистлары А.Мирзаянов, И.Бастамов, слесарьлар И.Әнвәров, Ф.Әхмәтов, Ф.Закиров, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы Р.Нәбиев, тракторчылар И.Зарипов, В.Шәнгәрәев, машинист-төяүче З.Дәүләтов, юл эшчеләре Р.Хәсбетдинов, Э.Гыйзтдинов, Р.Ахунов, Ф.Нәҗмиев, И.Фазлытдинов, И.Авсахов, И.Мәҗитов, заводта асфальт эшләүчеләр Ф.Гафуров, М.Фәтыйхов, аккумуляторчы-электрик И.Кәбиров, экскаватор машинисты З.Рамазанов адресына тик мактау сүзләре әйтергә мөмкин.
Коллектив районның җәмәгать тормышында, спорт чараларында, шулай ук төзекләндерү буенча барлык чараларда актив катнаша.
Район юл ремонт - төзелеш идарәсе исеменнән барлык хезмәткәрләрне, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән ихлас тәбрик итәм, аларга киләчәктә тормышларында уңышлар, корычтай сәламәтлек, гаилә иминлеге, коллективка үзара аңлашу һәм хөрмәт, җиңел хезмәт һәм эш көннәре телим.
Рубин ГАЛИМОВ, Дюртөйле юл-ремонт төзелеш идарәсенең илеш участогы начальнигы.