Маяк
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Год полезных дел
31 октябрь 2024, 13:00

«Защитник» контрактчыларны сайлап алу эшчәнлеге турында нәрсәләрне белү зарур?

Башкортстанда бер тәрәзә режимында эшләүче «Защитник» контракт буенча гражданнарны хәрби хезмәткә сайлап алу пункты ачылды. Аның эшчәнлеге турында иң мөһим сорауларга җавап бирәбез.

«Защитник» контрактчыларны сайлап алу эшчәнлеге турында нәрсәләрне белү зарур?
«Защитник» контрактчыларны сайлап алу эшчәнлеге турында нәрсәләрне белү зарур?

Ул ни өчен кирәк?

Әлеге вакытта контракт төзергә теләүчеләр мөстәкыйль рәвештә медкомиссия уза, анализлар тапшыра, кирәк булган очракта төрле белешмәләр җыя. Бу берничә көнгә сузылырга мөмкин. Үзәктә исә барысы да бер урында оештырылган: хәрби комиссариат хезмәткәрләре документларны кабул итә һәм сорауларга җавап бирә, табиблар анализлар ала һәм кандидатларны тикшерә, банк вәкилләре оператив рәвештә «Мир» банк картасын  эшли, анда бер мәртәбә түләү һәм акчалата тәэмин итү киләчәк. Үзәктән гражданнар хәрби командалар составында хезмәт урынына юллана.

«Кызганычка каршы, бөтен районнарда да ир-егетләрнең медицина комиссияләрен тиз генә узу мөмкинлеге юк. Теләгең бар икән, монда киләсең, шунда ук барлык кирәкле анализларны тапшырасың. Биш-алты сәгать эчендә алар әзер булачак, беркая да барырга кирәкми, барысы да шушында кабул ителә. Шушында ук банк хезмәткәрләре эшли, туклану һәм яшәү уңайлы шартларда оештырылган. Үзәктән гражданнар хәрби командалар составында шунда ук хезмәт урынына юллана. Ягъни кеше контракт буенча хезмәткә сайлап алу процедурасын иң тиз вакытта уза», ­­─ ди республиканың хәрби комиссары, полковник Михаил Блажевич.

Кемнәр мөрәҗәгать итә ала?

Үзәк контракт буенча хәрби хезмәткә язылырга  һәм СВО зонасына китәргә әзер булган 18 яшьтән 65 яшькә кадәр ир-атларны кабул итә.

Мин Башкортстанда яшәмим, анда килә аламмы?

Әйе, аласыз. Башкортстанда теркәлү мәҗбүри түгел. Пункт Русиянең теләсә кайсы төбәгендә яшәүчеләрне генә түгел, чит ил гражданнарын да кабул итә.

Үзең белән нинди документлар алырга?

Паспорт, хәрби билет, гаилә хәле турында, белем турында документлар, СНИЛС, ИНН  кирәк булачак.

Ничек барып җитәргә?

«Защитник» үзәге «Черемушки» шифаханәсе базасында урнашкан. Аның адресы: Уфа, Элеватор урамы, 15. Бу шәһәргә көньяктан кергәндә, Тегермән комбинаты районында. «Озерная» тукталышына кадәр машинада, җәмәгать транспортында, аннары 3,5 километр җәяү мөстәкыйль рәвештә яки, яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка яки хакимияткә мөрәҗәгать итеп, оешкан төркем составында барып җитәргә мөмкин.

Элеватор урамындагы үзәккә тәүлек әйләнәсенә килеп урнашырга мөмкин, эш көне иртәнге 8 сәгатьтән башлана.

Медицина тикшерүе ничек уза?

Медицина комиссиясе узу өчен шифаханә ихатасында мобиль медицина комплекслары урнаштырылган, анда анализлар өчен биологик материал тапшырырга, шулай ук рентгенография һәм флюорография үтәргә мөмкин.

«Болар ─ контрактны төзер алдыннан һәр кандидат үтәргә тиешле тикшерүләр. Анализ нәтиҗәләрен без өч-дүрт сәгать эчендә алабыз, шуннан соң гына белгечләргә: терапевтка, окулистка, ЛОР-табибка, неврологка, психиатрга, дерматологка, хирургка һәм стоматологка юллама бирелә. Бу табиблар кешене карарга һәм хәрби хезмәткә яраклылыгы яки яраксызлыгы турында үз белешмәләрен бирергә тиеш. Әлеге тикшерүләр мәгълүматлары нигезендә хәрби-табиб комиссиясе рәисе, ягъни мин, инде йомгаклау нәтиҗәсен чыгарам. Менә шундый тәртип», ─ ди Башкортстан Хәрби комиссариатының хәрби-табиб экспертизасы үзәге җитәкчесе Арсланбәк Моталыйпов.

Яшәү шартлары нинди?

Бер үк вакытта биредә 100гә якын кеше була ала. «Защитник» үзәгендә кандидатларга төн куну өчен караватлар һәм чиста эчке киемнәр белән берничә бүлмә әзерләнгән. Шулай ук, барлык потенциаль контрактчылар да өч тапкыр җылы аш белән тукландырыла. Бу хезмәтләрнең барысы да бушлай, түләргә кирәкми!

Башкортстаннан контрактчыларга нәрсәләр каралган?

Шушы көннәрдә кайбер муниципалитетлар Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү күләмен 400 мең сумга кадәр арттырды. Шулай итеп, барлык түләүләрнең гомум суммасы 3 825 000 сум тәшкил итәчәк. Шулай ук, безнең сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына кырыктан артык төрле ташламалар каралган, алар арасында шифаханәләргә түләүсез юлламалар, кайбер салымнардан азат итү, балаларга тулысынча түләүсез белем бирү, гаиләгә көнкүрештә ярдәм итү һәм башкалар бар.

Сораулар туса, кая мөрәҗәгать итәргә?

«Защитник» үзәгенең кайнар линиясе телефоны ─ 8-800-550-55-25

Рәсми сайты ─ защитник-рб.рф

Материалларны «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе редакциясе әзерләде.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: