Маяк
-1 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Год полезных дел
26 гыйнвар 2025, 14:00

Укытучыбызга рәхмәтлебез

Мәктәп еллары хәтердә мәңге саклана, алар безне беренче белемнәребез, осталыкларыбыз, дусларыбыз һәм укытучыларыбыз белән гомер буе озата баралар. Без, Ябалак урта мәктәбенең 1983 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе сыйфатында безгә гүзәл кешене бүләк иткәне өчен язмышыбызга рәхмәтлебез. Безнең сыйныф җитәкчебез Рифа Рәис кызы Латыйпова булды. Кайгыртучан, бер үк вакытта кырыс һәм гадел, безне үз балалары кебек үз иткән укытучыбызны һәрвакыт яратып искә төшерәбез.

Укытучыбызга рәхмәтлебез
Укытучыбызга рәхмәтлебез

Рифа Рәис кызы Югары Яркәй авылында 1955 елның гыйнварында туган. Ул - Әгыйнә hәм Рәис Латыйповлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз сала. Әтисе спектакльләрдә катнаша, гармунда уйный, җырлый, шахмат уйнарга ярата, әнисе Югары Яркәйдәге беренче мәктәптә математика укытучысы булып эшли.

Балачактан ук Рифа Рәис кызы укытучы булырга хыялланган, чөнки кечкенә вакыттан ук әнисенең hөнәренә битараф булмый. Аның ничек дәрескә әзерләнгәнен, үз эшенә зур жаваплылык белән карап, җиренә җиткереп башкарганын күреп, аңлап үсә. Мәктәпне тәмамлагач, ике дә уйламый, Бөре педагогия институтының филология факультетына укырга керә. Кулына дипломын алган яшь белгеч, 1978 елда Ябалак урта мәктәбенә урыс теле укытучысы итеп җибәрелә. Шушы төбәктә ул үзенең булачак тормыш иптәшен очрата. Бер ул hәм кызга гомер бирә күркәм гаилә.

Без аның педагогик эшчәнлегендә беренче һәм иң яраткан укучылары булдык. Сыйныфта 25 кыз һәм малай, ул вакытта без 6 нчы сыйныфта укый идек. Мөгаллимәбез безнең һәрберебездә ныклы белем нигезе булдыра алды, бу исә урта һәм югары сыйныфларда укуга уңай йогынты ясады. Безнең күңелләрдә кызыксыну уятты, белемгә омтылышны арттырды. Зирәк укытучыбыз һәрберебезне шәхес итеп күрә, мәхәббәт һәм аңлау белән карый белде. Безнең өчен ул тугры иптәш, дус, икенче әни, кинәшчебез булды. Ябалак мәктәбендә ул 1982 елга кадәр укытты.

Рифа Рәис кызы бар гомерен мәгариф өлкәсенә багышлады. Ябалактан киткәч, озак еллар буена Югары Яркәйдәге 2 нче урта мәктәптә башлангыч сыйныфларда укытты. Аның күпме чыгарылыш укучыларын зур тормышка чыгаруын санап бетерү дә кыен. Педагогның күпьеллык хезмәте Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

Күптән хаклы ялда булса да, буш вакытларында Рифа Рәис кызы актив тормыш рәвеше алып бара: табигатьтә йөри, китаплар укый, район мәдәният сараенда оештырылган халык хорының әгъзасы. Хәзер иң зур шатлыгы - аның оныклары. Кызы Ирина, тормыш иптәше Иршат белән, ике бала тәрбиялиләр, Югары Яркәйдә яшиләр. Ирина балалар сәнгать мәктәбендә белем бирә. Улы Ирек Екатеринбург шәһәрендә яши, тормыш иптәше Лена белән кызлары Аринаны тәрбиялиләр.

Рифа Рәис кызы белән бергә үткәргән мәктәпеллары турындагы истәлекләр күңелне җылыта, алар безнең йөрәкләрдә гомер буена сакланып калачак. Хөрмәтле укытучыбыз, сез безнең тормышыбызда - төп педагог, сезнең киңәшләрегезне, дәресләрегезне һәм үгет-нәсихәтләрегезне беркайчан да онытмаячакбыз. Сәламәтлек, озын гомер телибез.

Ябалак урта мәктәбенең 1983 нче елгы чыгарылыш укучылары.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас