Маяк
-1 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Год полезных дел
13 декабрь 2025, 12:00

Бәйрәмнәр хәвефсез үтсен

Яңа елга кадәр санаулы көннәр калды. Статистика буенча, гыйнварның беренче ункөнлегендә янгыннарның уртача тәүлеклек күрсәткече - 2, кешеләрнең үлеме 3 тапкырга арта. Шушы чорда Русиядә тәүлеккә 100 дән артык кешенең үлеме белән 870 янгын теркәлә.

Бәйрәмнәр хәвефсез үтсен
Бәйрәмнәр хәвефсез үтсен

Башкортстан Республикасында бу чорда ел саен уртача 190-200 янгын теркәлә, аларда 30-35 кеше һәлак була.

Агымдагы елның 1 декабренә республикада 6964 янгын теркәлде, аларда 180 кеше һәлак булды, шул исәптән 12 бала, 181 кеше тән җәрәхәте алды.

Район күрсәткеченә килгәндә, барлыгы 51 янгын булып, аларда 1 кеше һәлак булды, 3 кеше җәрәхәтләнде.

Яңа елны бәйрәм итү чорында янгын фаҗигасенең төп сәбәпләре булып исерек хәлдәге шәхесләрнең ут белән саксыз эш итүе, электр җиһазларының төзек булмавы, мичләрне һәм пиротехник әйберләрне куллану кагыйдәләрен дөрес урнаштырмау һәм бозу тора. Кешеләр күп була торган объектларда, шулай ук асоциаль тормыш рәвеше алып баручы һәм имин булмаган күп балалы гаиләләр яшәгән торак йортларда янгыннар чыгуның ихтималы зур.

Гади кагыйдәләрне үтәү коточкыч нәтиҗәләрне булдырмаска ярдәм итәчәк. Еш кына чыршыны декабрь уртасында урнаштыралар һәм Иске Яңа елдан соң гына җыялар. Бу вакыт эчендә чыршы тулысынча кибеп өлгерә һәм тиз янып китәргә мөмкин. Бенгаль утлардан, петардалардан яки төзек булмаган гирляндадан кечкенә очкын чыга, чыршыны шундук ут чолгап ала. Өстәвенә, чыршы пәрдәләр, синтетик келәмнәр кебек җиңел янучан материаллар янына куелган булса, авыр нәтиҗәләр - котылгысыз.

Электр гирляндалары заводта гына ясалган, электр үткәргечләренең зарарланган участоклары булмаска тиеш. Мисалга, Кукмара шәһәрендә (Татарстан Республикасы) урам гирляндалары аркасында шәхси йорт яна. Эчендә өлкән яшьтәге ират һәм хатын-кыз була. Ике катлы бинаны ялкын чолгап ала. Соңыннан авыр хәлдә пенсионерны чыгаралар, аны дәваханәгә алып китәләр. Аның хатынының гәүдәсен соңрак идәндә табалар. Урындагы халык сүзләренә караганда, гаилә ел саен йортны гирляндалар белән бизәгән. Моннан тыш, бер ел элек пенсионерларны торак фасадының иң яхшы бизәлеше өчен Диплом белән бүләкләгәннәр. Янгыннан соң, йорттан берни дә калмый.

Бу күңелсез вакыйга бәйрәмнәр вакытында, бигрәк тә электр бизәлеш әйберләрен кулланганда, хәвефсезлекнең мөһимлеген искә төшерә. Бу фаҗига башка гаиләләр өчен кисәтү булыр һәм киләчәктә мондый инцидентлар булмаячак, дип өметләнәбез.

Фейерверклар атканда завод инструкцияләрен төгәл үтәргә кирәк. Тотрыклы урнаштырмаганда, фейерверк авырга мөмкин,беренче атудан соң ук кулдан төшеп китергә мөмкин. Ул чагында фейерверк очу юнәлешендә кешеләр дә, корылмалар да булырга мөмкин. Бигрәк тә балалар кулындагы пиротехник эшләнмәләр куркыныч. Ата-аналар, шулай ук барлык өлкәннәр бу эшләнмәләрне контрольсез куллануга юл куймаска тиеш.

Озайлы ял көннәре уңаеннан спиртлы эчемлекләрне күп кулланучыларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Әгәр сезнең белән күршедә шундый кешеләр яши икән, бу йортларда янгын чыккан очракта, сезнең дә зыян күрү куркынычы бар.

Янгыннар һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыкса, ярдәм сорап түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итә аласыз: өй телефоннары - 01 , 112, кәрәзле телефоннар - 112, 101.

Заһит ШӘЙХЕТДИНОВ, федераль янгынга каршы хезмәтнең 18 янгын-коткару отрядының 122 янгын-коткару часте начальнигы.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас