Маяк
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Гореф-гадәт
16 август 2019, 14:00

Исем кеше язмышына тәэсир итәме?

Исемең нинди хәрефкә башлана?

Исемнәре кыска һәм гадирәк булган саен кешеләргә әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтләрне җайга салу җайлырак. "Гади" исемле кешеләргә эшкә урнашу җиңелрәк: андыйлар уңай караш тудыра. Гадирәк булган саен, кешенең хөрмәте арта.
Шулай ук кеше үзенең исеменә охшаш исемнәргә карата уңай карашта икәнлеге ачыкланган. Әйтик, директор Марат икән, ул Ниязга яки Айратка караганда, икенче Маратны якынрак күрәчәк.
Бик сирәк исемле бала дусларны сирәк таба икәнлеге ачыкланган. Шул сәбәпле, аларның балачакта, яшүсмер вакытында акылсызлыклар эшләү очрагы күбрәк, имеш.
Исемнең һәм фамилиянең нинди хәрефкә башлануы да әһәмиятле. Андый кешеләрнең уку йортларына керү шансы арта. Һәм монысы ниндидер магия һәм күктәге көчләргә бәйле түгел, гадәти социология. А, Б һ.б. хәрефләргә башланган фамилияле кешеләр теләсә нинди исемлектә өстә була. Ә исемлекнең астында булган кешеләргә төшеп җиткәнче, игътибар югала, кеше арый.
Галимнәр исемнәре, фамилияләре алфавитның соңгы хәрефләренә башланган кешеләрнең шопоголик булу сәбәбен аңлаткан. Бу кешеләр күңел түрендә "миңа исемлек килеп җиткәнче өлгерергә кирәк" дигән фикер белән яши. Кешенең баш миендә утырган бу фикер аларны "бар икән, алып калырга кирәк" дигән фикергә этәрә, имеш. Шул сәбәпле, алар кирәкмәсә дә нәрсәдер сатып алырга омтыла.
Америка галимнәренең тикшеренүләренә караганда, исемнәре озынрак булган хатын-кызларга карьера ясавы җиңелрәк икән. Алия Галиевнага караганда, Гүзәлия Галиевна хөрмәтлерәк яңгырый, имеш.Ә ирләрнең киресенчә - кыска исем карьерада плюс итеп карала.
Читайте нас: