-3 °С
Кар
Күптән түгел Исанбай авылындагы авыл мәдәният йортында “Аек авыл-2022” республика конкурсы чикләрендә бик күркәм чара - "Тәбикмәк бәйрәме" оештырылды.
Чарада хатын-кызлар бер-берсе белән тәбикмәк пешерү рецептлары белән уртаклашты. Кемдер аны чүпрә белән әзерли, ә кемдер кефир белән сода куллана икән. Кемдер йомырканы күбрәк, ә кемдер азрак сала. Кыскасы, ничә хуҗабикә булса, шул чаклы рецептлар...
Бәйрәм күңелле узды. Ул тәбикмәкләп чәй эчү белән тәмамланды.