Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 август 2019, 23:00

“Хәләл” кафесында наркотик сатып ятканнар

“Антидилер” оешмасы активистлары Уфада насвай сату ноктасын япкан.

“Антидилер” оешмасы активистлары Уфада насвай сату ноктасын япкан.

Бу агу кайнар һәм салкын ашамлыклар белән бергә прилавкадан сатылган.

Шушы урынга килгән полиция хезмәткәрләре тиешле протокол төзегән. Насвай сатучы хатынга 4000 сум күләмендә штраф яный. Кыскасы, иртәгә ул шушы кылыгын дәвам итә ала.

Ләкин рейдта катнашучы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Дмитрий Чувилинның раславынча, насвайчыларның бәхете озакка бармаячак. Бу җәһәттән яңа закон проекты карала. Ул насвай саткан өчен штрафларны 10 тапкыр арттыруны, кулга алынуны һәм мәҗбүри эшләрне күздә тота.

Әлеге кафеда башка җитешсезлекләр дә ачыкланган. Активистларны мондагы пычраклык та аптыраткан, чебеннәр һәм тараканнар “Хәләл”дә үзләрен бик иркен хис итә икән.
Читайте нас: