Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 август 2019, 11:15

Төзүчеләр көне – халык бәйрәме

Республикада әлеге тармак хезмәткәр­ләренең һөнәри бәйрәме билгеләнде.

Республикада әлеге тармак хезмәткәр­ләренең һөнәри бәйрәме билгеләнде. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, алдынгыларны котлап, болай диде:

– Әлеге тармакта 70 мең кеше эшли, бу – бик зур көч. Без төзүче һөнәренең республика үсешендә мөһим әһәмиятен яхшы аңлыйбыз.

Төбәк җитәкчесе белдерүенчә, соңгы елларда төзелеш тармагында уңышлар байтак. Узган елда республикада 2,3 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Торак һәм сәнәгать объектлары төзү буенча Башкортстан илдә алдынгылар исәбендә. Әмма ил Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, республика төзүчеләре алдында тагын да зуррак бурычлар тора.

— Төзүчеләр көне — халык бәйрәме. Сез халык өчен уңайлы, җылы йортлар төзисез, соңгы чорда биналарның тышкы кыяфәтенә дә зур игътибар бирә­сез. Яңа мәктәпләргә дә балалар теләп йөрер, дип ышанасы килә, чөнки сез аларны ерактан ук үзенә чакырып торырлык, чагу итеп төзисез. Без ныклы, көчле республикада яшибез, алда безне тагын да зуррак эшләр көтә, – диде Радий Хәбиров һәм тармак алдынгыларына республика бүләкләре тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында “Башкиргражданпроект” институтының баш архитекторы Аскар Ширгазин да бар иде. Ул дистә еллар дәвамында биналарны проектлау белән шөгыльләнә, моның өчен республикадагы архитектура үзенчәлекләрен өйрәнә. Һөнәри бәйрәме көнендә ул “Башкортстан Республикасының атказанган архитекторы” дигән мактаулы исемгә лаек булды.

“Мәләвез тимер-бетон конструкцияләре заводы” акционерлар җәмгыяте директорының сыйфат буенча урынбасары Любовь Павлова предприятиедә җитештерелүче конструкцияләрнең Калининградтан Сахалингача таралуы һәм күптән түгел Антарктидада да кулланыла башлавы турында сөйләде.

Шул ук көнне Хөкүмәт йортында Премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручы Рәиф Әбдрәхимов бер төркем тармак алдынгыларын Русия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм Башкортстан Хөкүмәтенең Мактау грамоталары белән бүләкләде. “Торатау” конгресс-холлында исә Төзүчеләр көне уңаеннан тантаналы җыелыш һәм бәйрәм концерты булды.
Читайте нас: