Маяк
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 август 2019, 21:00

Эш атнасы кыскарырмы?

Русиянең бәйсез профсоюзлар Федерациясе Хезмәт министрлыгына эш атнасын дүрт көнгә калдырырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты.

Русиянең бәйсез профсоюзлар Федерациясе Хезмәт министрлыгына эш атнасын дүрт көнгә калдырырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты. Профсоюз Федерациясе кайбер хезмәт оешмалары матди кыенлыклар аркасында кыска эш атнасына күчә башлавына борчылу белдерә. Федерация җитәкчелеге “хезмәт хакын киметмәгән очракта гына эш атнасын кыскарту белән килешәчәкбез”, - ди.

Июнь аенда Хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев: “Заманча технологияләр арткан саен, 4 көнлек эш атнасына күчү мәсьәләсен күтәрергә була. Яңа Зеландиядә бер компания 4 көнлек эш атнасына күчкән, шул ук вакытта хезмәткәрләрнең хезмәт җитештерүчәнлеге 20 процентка арткан, - дип белдергән иде. Вице-премьер Татьяна Голикова: “Бу очракта социаль гарантияләр һәм хезмәт хакы күләмен исәпләп чыгарырга кирәк,” - дип чыгыш ясады. 4 көнлек эш атнасына күчкәнче, пенсиягә чыгу яшен элеккегә кайтару яхшырак булмас иде микән?чыганак
Читайте нас: