1 нче июльдән төзелеш тармагында яңа закон кабул ителде. Алданган өлешчеләрне бетерү максатында, төзелеш компанияләренә банкта ачылган эскроу-исәп буенча гына эшләргә рөхсәт ителә башлады. 1 нче июльгә кадәр төзелешнең 30 проценты үтәлгән булса, аны элеккечә, ягъни булачак фатир хуҗалары акчасына тәмамларга да мөмкин. Күпләр банктан кредит алып, эксроу-исәп ачу кредитлар процентының кинәт үсүеннән курка төшкән иде. 14 августа ВТБ банкы җитәкчесе Андрей Костин белән очрашуда Владимир Путин шушы мәсьәләгә дә тукталды. Андрей Костин “ипотека кредиты 9,9 проценттан артмады, якын киләчәктә ипотека кредиты ставкасын тагын да төшерергә исәп тотабыз”, - дип белдерде.
чыганак