Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 февраль 2022, 16:00

Сәламәтлек

“Спутник М” вакцинасы нинди ул? Районыбыз үзәк дәваханәсенә яшүсмерләр өчен тәгаенләнгән "Спутник М" вакцинасының тәүге партиясе кайтарылды. Әлеге вакцина нинди ул? Бу сорауга җавап табар өчен район үзәк дәваханәсе педиатры Ильмира Хафизовага мөрәҗәгать иттек.

Сәламәтлек
Сәламәтлек

-Ильмира Илнуровна районыбызда авыру йоктыручылар саны артканнан арта бара. Алар арасында балалар да бар. Бала өчен вирус ни дәрәҗәдә хәвефле?

-Район буенча, коронавируслы пациентларның ???проценттан артыгы – балалар. Кайбер очракларда авыру өзлегүләр белән бара. Дүртенче дулкында балалар һәм яшүсмерләр 2-3 тапкыр ешрак һәм авыррак чирли башлады. Авыру гына түгел аның нәтиҗәләре дә куркыныч. Хәвеф төркемендә – шикәр чире, артык симезлек, йөрәк-кан тамырлары авырулары булган яшүсмерләр.

-“Спутник М” – бу ниндидер яңа вакцинамы? Аның составын белергә мөмкинме?

-“Спутник М” – ул элекке, тикшерелгән, ләкин 5 тапкыр сыегайтылган “Спутник V”. Өлкәннәр өчен тәгаенләнгән вакцинадагы кебек үк, анда тере һәм үрчергә сәләтле булган вируслар юк.

-Ильмира Илнуровна препаратның нәтиҗәлелеген һәм хәвефсезлеген ничек тикшергәннәре белән таныштырып үтсәгез иде.

-Балалар өчен вакцина Мәскәүнең ике клиникасында – Морозов һәм З.А.Башляева исемендәге дәваханәләрдә сынау үткән. Беренче һәм икенче этапларда 12-17 яшьләрдәге 100 волонтер катнашкан. Аларга ике атна аралык белән, стационар шартларында беренче төркемгә өлкннәр өчен тәгаенләнгән дозаның уннан бер өлешен, икенче төркемгә биштән бер өлешен ясаганнар. Нәтиҗәдә, табиблар биштән бер өлештә тукталырга булган. Сынауларның өченче өлешен инде башкаланың 12 поликлинаксында үткәргәннәр. Анда 3000 яшүсмер катнашкан.

Бер сүз белән әйткәндә, прививка эшләткән һәр ун үсмернең тугызында коронавирус чиреннән саклаучы тәнчекләр барлыкка килгән.

-Вакцинация ничек үтәчәк? Бу хакта да сөйләп китсәгез иде.

- Яшүсмерләрне вакциналау ирекле булачак. Әгәр дә ата-аналар сөекле балаларын ковидтан сакларга тели икән, ризалык бирүләре турында белешмә бирергә тиеш була. 15 яшьтән өлкәнрәкләр үзләре яза ала. Вакцина ясатканнан соң ярты сәгать буена поликлиникада табиб күзәтүе астында булырга киңәш ителә.

-Балаларны прививка ясатыр алдыннан ничек тикшерәчәкләр? Яшүсмерләргә кайчан вакцина эшләтергә ярамый?

-Балаларны вакцина ясар алдыннан педиатр карый: ул тән температурасын һәм кан басымын үлчи, хәл торышы белән кызыксына.

Вакцина компонетларына аллергия булганда, прививка эшләнми. Авыр аллергия реакцияләре, анафилаксия кичергәннәргә дә вакцина ясалмый. Боларга – аллерген кертелгәннән соң иреннәр, тел һәм тамак шешү, тын алу авырлашу һ.б. керә. Вакцинаның беренче компоненты кертелгәннән соң анафилактик шок кичерү яки көзән җыеру күзәтелсә дә, киңәш ителми. Салкын тию, грипп яки башка чирләр кискенләшкән вакытта. Вакцинаны, чирнең билгеләре үтеп, 2-4 атна үткәч ясарга мөмкин. Шулай ук бөер, бавыр авырулары, шикәр диабеты һ.б. хроник чирләр булганда, табиб белән киңәшләшергә кирәк.

-Ильмира Илнуровна, әйтегез әле, яшүсмерләрнең прививкага реакциясе нинди? Прививкадан соң күзәтелгән билгеләрне ничек дәваларга?

-Прививкадан соң беренче ике көндә тән температурасы бераз күтәрелергә, хәлсезлек, буыннар һәм мускуллар авырту күзәтелергә, укол урыны шешеп, авыртып торырга мөмкин. “Нурофен” яисә “парацетамол” эчәргә була. Бик сирәк очракта укшытып торырга, ашканайту эшчәнлеге бозылырга, борын тыгылырга, лимфотөеннәр шешәргә мөмкин. Көчле билгеләр күзәтелсә, аллергия реакциясе килеп чыкса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

-Ильмира Илнуровна, районда “Спутник М” вакцинасын казатучы бармы?

- Безнең районда да ата-аналар балаларына актив рәвештә прививка ясата башлады. Район үзәк дәваханәсенә әлеге вакытта 30 вакцина кайтты. Шушы көннәрдә 15 бала аны ясатты. 12-15 яшьлекләр арасында ирекле вакцинациягә нибары 39 бала ризалык биргән. Арытаба вакцина җитәрлек күләмдә кайтарылачак. Вакциналану – пандемия белән көрәшнең иң гади һәм ышанычлы ысулы. Шулай ук профилактиканың барлык чараларын үтәп, үзләрен һәм якыннарын сакласыннар иде, дигән теләктә калам.

-Ильмира Илнуровна, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, эшегездә уңышлар.

Автор:Миляуша Хузина
Читайте нас: