Әйе, челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер ишесе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләренең челтерәвен яннарына килгәч кенә сизәсең. Өченчеләре җир куеныннан ургылып чыга да, яшел үзәннәргә җәелә. Дүртенчеләре җир күкрәгеннән бәреп чыгалар да, коеларны тутырып торалар.
Һәр якның, һәр авылның тәмле, шифалы сулы чишмәләре була. Сеңрән авылы табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Аның әйләнә-тирәсендә иксез-чиксез киң басулар, көтүлекләр җәелеп ята. Ә инде чишмәләрен әйтеп тә торасы юк! Авылымның кайсы ягына чыгып бассаң да, чишмәләр моңы ишетелә. Элекке заманнарда монда кичке уеннар оештырылган, кичәләр үткән. Шат, моңлы җырлардан, дәртле бию көйләреннән аның тирә-ягы яңгырап торган. Аның буйларында шомырт, карлыган, гөлҗимеш, балан агачлары үскән. Боларның барысыда кеше өчен, кешеләрнең бәхете өчен табигать тарафыннан бүләк итеп бирелгән.
Элегерәк безнең авыл кешеләре суы йомшак, салкын дип көянтә - чиләкләр белән еракта урнашкан Зур чишмәгә йөргәннәр. 1980 елларда чишмәдән авылга үзәкләштерелгән су үткәргеч барлыкка килә. Авыл урамнарына колонкалар урнаштырыла. Ләкин күп еллар узу сәбәпле, алар тишелеп, су төрле җирдән читкә ага башлады. 2017 елда республикада уңышлы тормышка ашырылган Урындагы инициативаларны яклау программасы чикләрендә су торбалары алыштырылып, һәрбер йортка кертелде дисәң дә ялгыш булмас. Хәзер инде ерактагы чишмә суы туп-туры өйләргә килә. Кызганычка каршы, соңгы еллардагы корылык, яңгырларның сирәк явуы, һава торышының эссе торуы суның азаюына китерде.
Күптән түгел авылның активистлары өмәгә җыелып, чишмә юлын тазарттык, тирә-ягын чистарттык, тәртипкә китердек. Әлеге изге эштә авылыбыз старостасы Әхнәф Сәфиллин, имам-хатыйбы Рәлиф Камалов, Мирзәлиф Закиров, Хәлил Сәфиуллин, Нажих Нурыев, Җәлил Сәфиуллин, Әлфия Шакирова, Альмира Кәбирова актив катнашты. Әлеге чараны оештыручы, эшләүче авылдашларга зур рәхмәт.
Лира Галиева.
Сеңрән авылы.