Маяк
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 август 2023, 10:30

Заман таләбеннән калышмый, атлый завод бирешми

«Андреевка кирпеч заводы» предприятиесе эшчәнлегендәге төп юнәлеш - торак, производство һ.б.  биналар һәм объектлар төзү өчен керамик кирпеч җитештерү. Җәмгыять уңганнары һәнәри бәйрәмнәрен ныклы адымнар һәм яхшы күрсәткечләр белән каршылый. Агымдагы елның 7 аенда 3 млн.370 данә М-125 маркалы продукция җитештерелде һәм  реализацияләнде. Бүгенге көндә районыбызда, Дүртөйле, ТРның Актаныш районнарына, Уфа, ТРның Казан, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләренә уңышлы сатыла.

Заман таләбеннән калышмый, атлый завод бирешми
Заман таләбеннән калышмый, атлый завод бирешми

Андреевка кирпечен җитештерүдә бары тик экологик чиста чимал кулланыла. Коллектив өчен продукциянең сыйфаты, ныклылыгы зур әһәмияткә ия. Геометрик үлчәме, төсе, маркасы, салкынга чыдамлылыгы аның аермалылыгы булып тора.

Завод иң намуслы салым түләүчеләрдән исәпләнә. Бюджетка, бюджеттан тыш фондларга, шулай ук газ, электр энергиясен куллануга,  хезмәт хакы түләүдә  бурычларыбыз юк.

Биредә һәркем производствоның нәтиҗәлелеген арттыру өчен тырыша. Бу - эшне, хезмәт ярышының нәтиҗәсен билгеләүдә иң мөһим күрсәткечләрдән. Без узган елларның кыйммәтле тәҗрибәсен сакладык, хезмәткәрләргә материаль һәм мораль яктан дәртләндерүдән баш тартмадык. Һәм бу, бик дөрес, минемчә. Үзебезнең хезмәткәрләрнең кадерен беләбез, аларны саклау өчен барын да эшлибез. Бар кеше дә  «кирпеч ясаучы» була алмый, моның өчен билгеле бер характерлы, сәламәтлегең - ныклы, үзең чыдам, эшсөючән булу шарт. Чатнама каты суыкта да, эсседә дә, карлы-яңгырлы һава шартларында да көне-төне эшләргә кирәк, ә моны бар кеше дә булдыра алмый.

Коллективта 62 кеше хезмәт сала. Шуларның күбесе 30 елдан артык хезмәт стажына ия. Товар продукциясенең сыйфатлы чыгуын тәэмин иткән кирпеч җитештерү буенча конвейер сызыгында торучыларга, шулай ук предприятиенең өзлексез эшләвен тәэмин итүче техник һәм ярдәмче хезмәт уңганнарына намуслы хезмәтләре, тырышлыклары өчен зур рәхмәтемне белдерәм. 

«Андреевка кирпеч заводы» җәмгыяте белгечләре ирешелгәннәрдә генә туктап калмый, киләчәктә фән һәм техниканың казанышларын кертергә тырыша, яңа төр продукция чыгаруга күп көч сала һәм кирпеч маркасын күтәрү юлында эшли. Җитештерелгән продукцияне яхшырту максатында, кирпеч киптерү өчен өстәмә киптерү камералары төзү планлаштырыла.

Хөрмәтле хезмәттәшләр, ветераннар һөнәри бәйрәмебез уңаеннан ихлас котлап, уңышлар телим. Бергәләп зур уңышларга ирешергә язсын, шулай ук һәр идея, һәр проект безнең өчен файдалы булсын. Һәрберебезнең тормышы бәхетле һәм имин узсын.

Айрат Нәбиев,

«Андреевка кирпеч заводы» җәмгыяте директоры.

Заман таләбеннән калышмый, атлый завод бирешми
Заман таләбеннән калышмый, атлый завод бирешми
Заман таләбеннән калышмый, атлый завод бирешми
Заман таләбеннән калышмый, атлый завод бирешми
Заман таләбеннән калышмый, атлый завод бирешми
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: