Маяк
-17 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
1 гыйнвар 2021, 02:00

Бер максатка тугры булып

Халыкара стоматологлар көне уңаеннан

Үз гомерләрендә теш врачларына мөрәҗәгать итмәгән кешеләр юктыр ул, мөгаен. ни генә дисәк тә, тешләрне, авыртамы-юкмы, елына ике тапкыр табибка күрсәтеп торырга кирәк. Әлеге һөнәр ияләренә халык арасында аеруча хөрмәт зур. Чөнки теш табиблары - үзәккә үткән авыртуны басучы, елмаюбызны тагы да матурлаучы.
Район үзәк дәваханәсенең стоматология бүлекчәсе - үз һөнәре осталарын туплаган коллектив. Бүгенге көндә биредә бүлекчә мөдире, табиб-стоматолог Регина Умурбаева җитәкчелегендә тәҗрибәле, 20-30 еллык хезмәт стажына ия белгечләр эшли. Табиб стоматолог-терапевт - Зилия Шәяхмәтова, сертификацияләнгән табиб стоматолог-хирург - Роберт Ганеев, дәвалаучы теш табиблары Илсөяр Саттарова, Резидә Мөхтәруллина, Шамил Ситников, Энҗе әюпова озак еллар эшләү дәверендә клиентларның абруен һәм ихтирамын яулады. Иң җаваплы категориянең – балаларның тешен дәвалаучы табиб-стоматологлар Фәнисә Мөхәрләмова, Регина Умурбаева үз эшләрен күңел биреп башкара. Стоматологиянең ортопедия бүлекчәсендә теш техниклары Рәшит Хаҗипов белән Айбулат Гәрәев – елмаю бүләк итүчеләр. әлеге өлкә хезмәткәрләренең алыштыргысыз ярдәмчеләре булган шәфкать туташлары да - мактауга лаеклы. алар белән югары категорияле өлкән шәфкать туташы Лидия Ракыйпова җитәкчелек итә. Шәфкать туташлары Чулпан Бәдертдинова, Рәвилә Гыйльданова, Ризида николаева, Гөлмәрьям Сәлемгәрәева, Ильмира Сәхәпова, Светлана Сорокина, Марина Тукчурина, сестра-хозяйка Сәхия Гарданова, техник хезмәткәр Лилия хәләпова, Рәмилә Сәлимова, регистратура хезмәткәре Зөлфинә Фәрхетдинова пациентларны һәрвакыт якты йөз белән каршы ала.
Бүлекчәдә балаларны, өлкәннәрне кабул итү, хирургия кабинетлары бар. алар заманча аппаратлар белән җиһазландырылган.
2018 елда бүлекчә табиблары тарафыннан 37433 пациент, шул исәптән 12585 бала кабул ителгән. Шулай ук биредә ел саен 1, 2, 10, 15, 16, 17 яшьтәге балаларга - диспансеризация, йөкле хатын-кызларга профилактик караулар, белем бирү учреждениеләренә, коррекцион мәктәпләргә чыгып, укучыларга - планлы, хәрби хезмәткә алынучыларга санацияләр уздырыла.
Бүгенге көндә хаклы ялда булган, озак еллар халык сәламәтлеге сагында торган табиб-стоматологлар Зөбәрҗәт Гыймадиева, Зәфирә Сәлихова, теш табиблары Зөһрә Исламова, Гүзәл Фәсхиева, Лира Фазлыева, теш технигы Фәүзия Гомәрова үзләренә алмашка килгән белгечләргә остаз булып тора.
Бүлекчәнең быел юбилярлары да бар. Югары категорияле теш табибы Резида Мөхтәруллина күптән түгел үзенең 50 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләде. Тәҗрибәле, ышанычлы белгечнең хезмәт стажы - 28 ел. «БРның Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе белән бүләкләнгән.
Регистратура хезмәткәре Зөлфинә Фәрхетдинова дәваханәнең стоматология бүлекчәсендә 18 ел эшли. 55 яшен билгеләгән юбиляр район үзәк дәваханәсенең, муниципаль район хакимиятенең күп санлы Мактау грамоталарына ия. Гомумән, коллектив тату, бердәм булып, пациентларга тиешле медицина ярдәме күрсәтә. Квалификацияне күтәрү өстендә нәтиҗәле эш алып барыла.
Читайте нас