1929 елның 2 февралендә Иске Кыргыз авылында Мирзагали белән Гыйльмениса гаиләсендә дөньяга килгән ул. Бик яшьли әтисез калганда, энесе Газдалига ике генә ай булган. Сугыш еллары кешелек өчен бик күп кайгы хәсрәт, авырлыклар китергән. Кадерле кешемнең гаиләсен дә бу вакыйга урап узмаган. Әнисе белән Корбангали абыйсы көнетөне колхоз эшендә булганлыктан, гаиләдә ярдәмче кирәк булгач, ул 5нче сыйныфка1 генә ай бара ала. Һәр көн иртән бәләкәй чана тартып, әрәмәгә утынга бару аның өстенә йөкләтелә. Ул гына да түгел, әнкәсе белән, ярдәмче булып сарык фермасында эшли, кичләрен, төннәр буе, сүс эрләп бәйләм бәйлиләр. Аны Сарапул шәhәреннән барып алырга туры килә. Бер вакыт кыш көне Сарапулга барырга җыенган әнкәсе иртән тора алмый, каты авырый. Яшь кыз авылдашларына ияреп, җәяүләп, чана тартып сүс артыннан китә. Юлда салкын бураннарда адаша-адаша, очраган авылларда куна-куна алып кайталар. Эшсөючән, тырыш, уңган кызга ышанып, колхоз рәисе аның үзенә сарыклар карау эшен йөкләтә. Тырышып эшли, ударник исеменнән төшми кыз. Зур үрчем алган өчен аңа өстәмә премия рәвешендә бозау, яки бәрән бирелә, бик зур матур кашемир яулык белән дә бүләкләнә. Җәй көннәрендә печән чабу, урак белән ашлык уру, көлтә бәйләү, ашлык сугу, үгез җигеп, көлтә ташу, сабан сөрү,гомумән, бер авыр эштән дә баш тартмый. Сугыш елларындагы намуслы һәм тырыш хезмәте үз бәясен ала - “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек була. 1950 елның декабрь кичендә димче ияртеп, булачак хәләле Югары Юлдаш авылы егете Газизҗан килеп керә. Сөйләшеп, ризалыгын алып китәләр дә, күп тә үтми алырга да киләләр. Сигезенче җан булып, бәләкәй генә өйгә, килен булып төшә. Яшьләр, яз җиткәч, картәтисе Насртдин йортын ремонтлап, башка чыгып, дөнья көтә башлый. Яшь килен колхозда хезмәт сала. Уңганлыгын, җаваплылыгын белгәч, сатучы эшен йөкләтәләр. Авыл магазины бик бәләкәй, җылытылмый торган бинада була. Кыш көннәрендә, салкын тидереп, бик каты чирли әнкәебез. Савыккач, аны икенче эшкә- почта элемтә бүлекчәсенә күчерәләр. Хаклы ялга чыкканчы, икешәр сумка гәзит-журнал тутырып, Ябалактан Юлдаш авылына җәяүләп йөреп, 100 дән артык шәхси хуҗалыкка вакытлы матбугат басмалары өләшә. Тырыш хезмәте өчен “Хезмәт ветераны”исемен ала. Әткәебез Газизҗан Разетдин улы да зур ихтирамга, данга лаек, Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Кызганычка каршы, моннан 16 ел элек, бик каты авырудан соң, безнең арабыздан китте. Ул да 16 яшьлек чагында ФЗО мәктәбен тәмамлап, Чусовой шәhәре янында домна миче эшләүдә катнашып, шуннан сугышка киткән. 1943 елның февраль аеннан башлап сугыш яланнарын үтеп, Җиңү көнен Прага шәһәрендә каршылый. Бик күп орден, медальләр белән туган авылына кайткан. Колхозда төрле авыр, җаваплы вазифалар башкарган, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булган. Хөрмәтле, намуслы кеше иде. Тирә- як авылларда аны белмәгән кеше юк иде дисәң дә була, күпләр янына килеп, киңәшләшә иде.