Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
9 апрель 2022, 20:37

Котлыйбыз!

Шушы көннәрдә Уфада педагогик осталыкның һөнәри конкурсларын ябу тантанасы узды.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Ел саен үткәрелә торган бәйге талантлы укытучыларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү, укытучы һөнәренең абруен күтәрү, мәгариф өлкәсендә алдынгы идеяләрне популярлаштыру һәм педагогик тәҗрибәне тарату максатыннан уздырыла.

«Дистанцион белем бирү укытучысы - 2022» республика конкурсында сәламәтлекләре чикләнгән укучылар өчен Илеш коррекцион мәктәп-интернатыннан башлангыч сыйныф укытучысы Гүзәл Фәис кызы Ялалова катнашты.
Конкурста 80нән артык педагогик хезмәткәр үзара көч сынашты. Ул ике этапта үткәрелде: I этап – конкурска тәкъдим ителгән материалларга экспертиза; II этап – ачык онлайн-дәрес һәм онлайн сыйныф сәгате.

Гүзәл Фәис кызы максималь балл җыеп, конкурсның барлык этапларын уңышлы узды һәм үз һөнәри эшчәнлегенең нәтиҗәле формаларын, ысулларын күрсәтте. Инновацион белем бирү технологияләрен куллануга аерым игътибар бирде.
"Дистанцион белем бирү укытучысы-2022" республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Г.Ялалова «Иҗади эзләнү һәм карарларның оригинальлеге» номинациясендә җиңүче булды.

Фатыйма Сәләхова, сәламәтлекләре чикләнгән укучылар өчен Илеш коррекцион лмәктәм - интернаты директоры.

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: