Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
9 апрель 2022, 20:50

Укытучылар яңа биеклекләр яулый

Уфада "Торатау" Конгресс-холында "Башкортстанның ел укытучысы-2022" республика конкурсын ябу тантанасы үтте.

Укытучылар яңа биеклекләр яулый
Укытучылар яңа биеклекләр яулый

Анда төрле номинацияләрдә республикабызның төбәкләреннән килгән 230 педагог көч сынашты.

Мәртәбәле чара заман укытучысының бәясен күтәрү, аның тынгысыз хезмәтен бәяләү, алдынгы педагогик тәҗрибә белән уртаклашуга мөмкинлек ачу максатын күз уңында тота. Республика конкурсында районнан дүрт укытучы катнашты: Т.Рахманов ис. Югары Яркәй урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлчәчәк Нәсимҗан кызы Хәсәнова, Рсай урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Ильвира Фаил кызы Хәлиуллина, Этәй урта мәктәбеннән урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Җәвит кызы Кәбирова, Ишкар урта мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмера Рәфит кызы Мәрдәмшина. Укытучыларның һәр кайсысы үз номинациясендә чыгыш ясады. Профессиональ конкурс яшь укытучыларга көч туплау чыганагы, ә тәҗрибәле педагогларга һөнәрләрен дөрес сайлауларын тагын да бер тапкыр күрсәтү мөмкинлеге бирә.

Башкортстан республикасының "Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы" конкурсы нәтиҗәләре буенча Ишкар урта мәктәбе укытучысы Эльмера Мәрдәмшина "Я истину в отчизне узнаю" номинациясендә җиңү яулады.

Зинфира Минһаҗева,
район мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлек җитәкчесе.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: