+24 °С
Болытлы
Актрисаны юбилее белән Илеш районы мәдәният бүлеге начальнигы урынбасары Әлфирә Вәлитова һәм якташлар котлады.
Бу көнне актриса тамашачылар алдында Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» спектакленнән иң яраткан рольләренең берсен – Катеринаны тәкъдим итте.
Резидә Фәхруллина театрга нигез салынганнан бирле эшли. Ул дистәләгән колоритлы роль уйнаган, аларның һәркайсы актрисаның профессиональлеген раслый. Резидә Фәхруллинаның таланты күпкырлы. Сәнгатьне яратучылар аны режиссер буларак та, киноактриса буларак та лаеклы бәяләде.
Котлауларга кушылабыз һәм иҗади уңышлар һәм илһам телибез.