Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
11 апрель 2022, 10:52

Сокландыргыч гомер итәләр

Һәр авылны аның уңган, тырыш кешеләре бизи. Аккүз авылында да бик күп андый гаиләләр.

Сокландыргыч гомер итәләр
Сокландыргыч гомер итәләр

Ераклардан бәхет эзләмичә, туган авылларында йорт төзеп, шунда балалар үстереп, намус хезмәт салып яшәүче Фәнзиләә һәм Илдар Хәсбиевлар гаиләсе нәкъ шундыйлардан.

Илебезгә икътисад җилләре кагылып, колхозларыбыз таралгач, күпләребез читкә чыгып эшләүне хуплады. Шул вакытта да Хәсбиевлар югалып калмыйча, туган җирдә хезмәт юлларын дәвам итте. Алар күрше хуҗалыкта - “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятендә башта Илдар “КамАЗ” автомашинасында – водитель, арытаба Исанбай фермасында - ферма мөдире. Фәнзилә продукция исәбе буенча бухгалтер булып эш башлый, өстәвенә, машина белән сыер савучыларны эшкә алып бара һәм кайта.

Фәнзилә белән Илдар 2006 елда кавышып, гөрләтеп дөнья көтә башлыйлар. 2010 елда заманча, күркәм йорт тергезеп керәләр. Хәсбиевлар бер тик тора белми торганнардан. Күпләп мал, кош-корт асрап, үз көчләре белән тапканыннан тәм табып яшиләр.
Ике балага – Эльвира белән Илданга гомер бүләк итеп, белем һәм тәрбия биреп үстерәләр. Кызлары Эльвира Уфада “ПМК-54” җәмгыятендә эшли. Илдан Аккүз урта мәктәбендә 8 нче сыйныфта белем ала. Алар һәрвакытта әти-әниләренә булышып кына тора

Матурлыкка гашыйк, дөнья көтүгә тырыш, күркәм холыклы Хәсбиевларның җитеш тормышына, юнчеллегенә сокланмау мөмкин түгел. Кешеләргә ихлас, ярдәмчел, игътибарлы булганнары өчен үзләрен дә авылдашлары, хезмәттәшләре ихтирам итә.

Ираида Имамова.
Аккүз авылы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: