Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
20 апрель 2022, 19:00

Һәр көнгә сөенеп яши

“Маяк” гәзитенең актив авыл хәбәрчесе, шигырьләр, үзнәшер белән бастырылган ике китап авторы, матур Сөн елгасы буенда урнашкан Шәммәт авылында гомер кичерүче Әнфисә Шәемова үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләде

Һәр көнгә сөенеп яши
Һәр көнгә сөенеп яши

Ул Аккүз авылында Сания Мәгъфүрҗан кызы һәм Мазһар Мансур улы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Әнисе эшчән, өстәвенә, матур итеп җырлый, өздереп бии, ә әтисе авылда гына түгел, тирә-якта дан тоткан гармунчы һәм балта остасы була. Сәнгатькә булган сөю аларның балаларына да күчә, барысы да матур итеп җырлыйлар, рәсем төшерәләр, кул эшләре осталары да.

Әнфисә бәләкәйдән хезмәт тәрбиясе алып үсә. Балачагы ул чоргы балалар иңсәсенә төшкән мәк җыю, чөгендер утау, әнисенә ярдәмгә сыер савырга бару кебек мәшәкатьләр белән үтә. Урта мәктәпне тик яхшы билгеләренә тәмамлап, Казан университетына юл тота. Имтиханнарын уңышлы тапшырса да, конкурстан үтә алмый, кире авылга кайта. Акыллы, эшчән, һәр эшне төгәл башкаручы кызны Аккүз авыл Советына кассир итеп алалар. Бер ел эшләгәч, сәнгатькә гашыйк Әнфисә Аккүз мәдәният йортына китапханаче булып күчә. Читтән торып Уфа китапханә техникумын тәмамлый. 1981 елда Шәммәт егете Миргаяз Шәемов белән кавышып, дөнья корып җибәрәләр. Хезмәт юлын Шәммәт авыл клубында мөдир һәм китапханәче булып дәвам итә. Шул көннән алып лаеклы ялга чыкканчы һөнәрен яратып башкара.

-Клубта эшләгәндә бик ямьле, төрле концертлар, бәйрәмнәр, мәдәни чаралар оештырдык, спектакльләр сәхнәләштердек. Яшьләр күп авылда, теләп катнашалар иде. Авылдашларыма бүгенге көндә дә зур рәхмәтлемен, - ди юбиляр үзенең эшләгән елларын искә алып.

Тормыш иптәше белән өч бала тәрбиялиләр. Миргаяз колхозда тракторда эшли, хезмәтендә мактаулы була. Бианасы Гөлҗәннәт апа бик уңган, таләпчән, туры сүзле, үзе ярдәмчел була. “Балаларны яратып карашты, бигрәк әйбәт иде”, - дип искә ала аны Әнфисә.

Матур гына, гөрләшеп яшәп ятканда, көтмәгәндә тормыш иптәше Миргаяз бакыйлыкка күчә. Аны югалту бик тә авыр була. Күңеле тулган, авыр чакларда шигырьләре аңа ярдәм итә. Шулай әкрен генә тормыш дәвам итә. Язмыш аны Бүздәк районында яшәүче чордашы белән таныштыра. ??? белән никах укытып, бүгенге көндә матур гомер кичерәләр.

Балалары да “әни” дип өзелеп, һәрвакыт кайгыртып торалар. Улы Нияз тормыш иптәше Чулпан белән Нефтекама шәһәрендә яши. Илназ гомерлек юлдашы белән башкалада төпләнгән. Кызы Гөлназ тормыш иптәше Илсур белән ТРның Яр Чаллы шәһәрендә гомер кичерә. Һәммәсе дә икешәр бала тәрбияли. Алар яраткан дәү әниләре янында еш кунак була.
Әнфисә Мазһар кызы ураза да тота, биш вакыт намазын да калдырмый. Урын өстендә яткан әнисе Сания апаны да кадерләп тәрбияи. Буш вакытларында оныкларына оекбашлар, башмаклар бәйли, төрле картиналар чигә, күңеле тулганда дәфтәргә шигырь юллары тезә.

Ираида Имамова.
Аккүз авылы.
Анфиса Шәемова үзенең кул эшләре белән

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: