Маяк
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Котлаулар
21 апрель 2022, 11:40

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле урындагы үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары, муниципаль хезмәт ветераннары, депутатлар!

Бәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйм,үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, һөнәри уңышлар һәм казанышлар телим.

Урындагы үзидарә демократик җәмгыятьнең нигезен тәшкил итә. Ул гражданнарны һәм дәүләтне үзара бәйли торган халыкка иң якын хакимият булып тора. Шуны күз уңында тотып,районның социаль һәм икътисади үсешен, анда яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итү буенча урындагы үзидарә органнарына зур җаваплылык йөкләтелгән. Халык үзләрен борчыган проблемалар, авырлыклар һәм сораулар белән, иң беренче чиратта, җирле хакимияткә мөрәҗәгать итә. Безнең бурыч – кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү, районыбызны яшәр, эшләр, ял итәр өчен уңайлы итү. Аны уңышлы башкару сезнең осталыкка гына түгел, ә гражданнарның активлыгына, җитәкчеләр белән бергә эшли белүенә, теләсә нинди катлаулы мәсьәләләрне чишү ысулларын табуына да бәйле. Әйтергә кирәк, дәүләт органнары белән тыгыз хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә урындагы үзидарә органнары муниципалитетлар тормышының икътисади, социаль, мәдәни өлкәләрендә уңай нәтиҗәләргә ирешә алды. Бу җәһәттән югары һөнәри осталыгыгыз, үз вазыйфаларыгызга җаваплы каравыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәм һәм киләчәктә дә районга, халыкка тугры хезмәт итәрсез, дип ышанам.

Илдар Мостафин,
муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: