Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
24 апрель 2022, 19:32

Ярдәмчебез дә, таянычыбыз да

Төрле хәл-вакыйгаларга бәйле сәбәпле, районда, республикада, илдә генә түгел, җир шарында аралашулар, чаралар кимегән, матур әдәбиятны читкәрәк калдырып, тормышыбызга яшен тизлегендә үтеп кергән интернет чорында белем алган елларда мәктәбебездә (Югары Яркәйдәге икенче урта мәктәп) яшь буынны һәрьяклы үстерү, заман өчен файдалы шәхес итеп тәрбияләү максатында даими рәвештә үткәрелгән матур кичәләр, очрашулар һ.б. ирексездән искә төшә.

Ярдәмчебез дә, таянычыбыз да
Ярдәмчебез дә, таянычыбыз да

Аларның инициаторы, башлап йөрүчесе, җан өрүчесе, әлбәттә китапханәче Рәзинә Нәбиева иде. Әйе, беренче карашка учреждениедә эшләүчеләргә, белем алучыларга китаплар белән ярдәм итүче һөнәр иясе кебек тоела. Әмма Рәзинә Сәгыйть кызының эш алымын күргәч, аның матур әдәбият, уку әсбаплары булышлыгы белән төрле чаралар аша төпле белем алуга, күңелдә рухи кыйммәтләр тәрбияләргә тырышуын аңладык, үз күзләребез белән күреп, һәрберсенең эчендә кайнадык.
Бәләкәйдән кыйбласының нәкъ шушы максатка, барыннан элек, үзенең кешеләрне матурлык дөньясына, актив яшәүгә юнәлтергә тиешлеген аңлаган Кадер авылы кызын, Андреевка урта мәктәбен тәмамлагач, китапханәче техникумына алып килә дә инде һәм Базытамак урта мәктәбендә ике ел тәҗрибә туплаганнан соң, гомерлеккә сайлаган һөнәренә тугры итә. Рәзинә Сәгыйть кызы 31 ел Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәптә китапханәче булып эшләгәндә бик күп чаралар оештырып, үзен һөнәре остасы итеп таныта. Сер түгел, аларны күңелгә ятышлы, файдалы итеп үткәрү өчен чын мәгънәсендә иҗатчы булырга кирәк. Даими эзләнү, укучылар, педагоглар белән аралаша белү осталыгы, малайларны һәм кызларны активлыкка өйрәтергә тырышу аңа куелган максатына ирешергә ярдәм итә. Укытучылар да, сыйныф җитәкчеләре дә әлеге юнәлтелгән эшчәнлекләрендә китапханәче Р.Нәбиевага таяналар. Әйткәндәй, ул эшләгән дәвердә хезмәт тәрбиясенә, туган якка һәм аның шәхесләренә мәхәббәт тәрбияләүгә аеруча зур әһәмият бирелә. Шуңа да уздырган чараларының – китап укучылар конференцияләренең, депутатларның, очрашуларның, “түгәрәк өстәл”ләрнең һ.б. төп асылын әлеге темалар алып тора да инде. Бу аңа хезмәттәшләренең, укучыларның ихтирамын, яратуын алып килә. Хезмәте БР Мәгариф министрлыгының, район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бәяләнә, БР Мәгариф отличнигы исемен ала.

Гомер буе актив тормыш позициясендә торган Рәзинә Сәгыйть кызы пенсиягә чыккач та тынып ятмый – ике дистә ел инде Яркәй авыл советы авыл биләмәсе хакимиятенең якын ярдәмчесе. Ул – үзе яшәгән Югары Яркәйдәге Ходйбердин урамы буенча 9нчы округ рәисе, гомер кичергән 3нче йорт старостасы. Әйткәндәй, күп катлы йортларның проблемасы аз түгел. Үзара килешеп яшәү, гаилә низаглары, чисталык, яшелләндерү – округындагы әлеге һәм башка шул юнәлештәге тормыш мәсьәләләрен җайга салып алып баруда, төзекләндерү буеча шимбә өмәләре, халык җыеннары оештыруда аның өлеше, иң кирәге, халык арасында авторитеты зур, чөнки һәр кеше белән уртак тел таба, һәркемгә ярдәмгә килә. Мөһим чараларда эшлекле фикерләре белән чыгыш ясавы катлаулы мәсьәләләрнең уртак, уңай чишелешенә ирешүгә китерә. Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдә дә торак-коммуналь хуҗалыклары җитәкчелегенең якын ярдәмчесе Рәзинә Сәгыйть кызы. Староста буларак, гомер иткән ихатасы өчен дә янып яши. Кыскасы, округ рәисен алыштыргысыз халык ышанычлысы дип әйтергә тулы хокук бар. Без аңа хезмәте өчен зур рәхмәтлебез һәм 75 яшьлек олуг юбилее белән котлап, ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм киләчәктә дә бүгенгедәй энергияле, актив булып калуын телибез.

Алсу Мослыхова,
Яркәй авыл советы авыл билмәсе башлыгы урынбасары.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: