Маяк
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
1 Май 2022, 12:37

Горурланыр кешебез бар

Бар табигать уянып, ямьгә күмелгән, яшеллеккә чорналган язның соңгы аенда, ягъни 1 май көнне Андреевка авылында гомер кичерүче безнең иң кадерле кешебез Аринат Гыйләҗевка 70 яшь тула.

Горурланыр кешебез бар
Горурланыр кешебез бар

Бар табигать уянып, ямьгә күмелгән, яшеллеккә чорналган язның соңгы аенда, ягъни 1 май көнне Андреевка авылында гомер кичерүче безнең иң кадерле кешебез Аринат Гыйләҗевка 70 яшь тула.

Якыныбыз Роза Шәех кызы һәм Фәһим Фатыйх улының тату, тырыш гаиләсендә дөньяга килә. Алар бар гомерләрен намуслы хезмәткә багышлап, әтисе гади укытучыдан мәктәп директорына кадәр күтәрелсә, әнисе сәүдә өлкәсендә эшли, райондашларның ихтирамын яулыйлар.
Әтиебез Андреевка уртам мәктәбендә белем алган чорда ук хезмәт юлын башлый. Ул җәйге каникул вакытында комбайнчы һәм тракторчы ярдәмчесе булып тир түгә, туган колхозын үстерүгә лаеклы өлеш кертә.
Техникага булган мәхәббәт һәм белемгә омтылыш аның киләчәк язмышын билгели. 1972 елда «Плецеск» космодромында армия сафларында хезмәт иткәннән соң, Уфа автотранспорт техникумына укырга керә. Курсташлар һәм укытучылар арасында яуланган абруй аңа бу этапны җиңел генә узарга, шул ук вакытта техникум тулай торагы коменданты буларак иҗтимагый һәм оештыру эшләре алып барырга мөмкинлек бирә. Техникумны уңышлы тәмамлаганнан соң, Аринат Фәһим улы туган районына кайта һәм “Сельхохтехника” оешмасында техника хәвефсезлеге буенча инженер булып эш башлый, арытаба эксплуатацияләү буенча начальник итеп үрләтелә.
Бу елларда ул Новосибирск педагогия институтын тәмамлап, туган якларына эшкә кайткан, булачак тормыш иптәше Альбина Алексеевнаны очрата. 1974 елда матур пар туйлар ясап өйләнешә. Гаиләдә бер-бер артлы өч малай туа. Авырлыклар булуга карамастан, әниебез ярдәме белән югары уку йортына керә. 1977 елда ул Башкорт авыл хуҗалыгы институтының механика факультеты талибы була.

Кадерлебез һөнәрен дә яратып башкара, укуында да сүз китерми, безне тәрбияләргә дә булыша. Өстәвенә, туган авылны, әти-әнисен дә онытмый, кайтып, хәлләрен белеп тора.
Югары уку йортын тәмамлагач, 1984 елда Аринат Фәһим улы Уфа шәһәрендәге “Башкирагропромхимия” Башкорт республика производство берләшмәсенә баш инженер итеп тәгаенләнә һәм ул гаиләсе белән башкалага күченә. Шул ук вакытта туган районын да онытмый, ул үзенең коллегалары белән һәрвакыт элемтәдә тора.
Балачактан туган җиргә һәм хезмәткә булган мәхәббәте, хезмәттәшләре арасында яуланган абруй аңа эшендә алга таба да уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Арытаба ул производство буенча начальник һәм “Башплодородие” ДУПның генеральный директорның урынбасары вазифаларын башкара. Кадерлебез 2012 елда лаеклы ялга чыгып, туган авылы Андреевкага кайтып төпләнә.

Фидакарь хезмәте өчен берничә тапкыр БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Хөкүмәте, Башкортстан Республикасы Президентының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Әниебез белән әтиебез безне, балаларын иң яхшы гаилә традицияләрендә тәрбияләп, югары белем алырга ярдәм итте. Өлкән уллары Марат (мин) һәм Рөстәм Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлап, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт салабыз. Руслан Башкорт дәүләт медицина университетында белем алып, һөнәре буенча эшли. Һәммәбез дә гаилә корып, әтиебез үрнәгендә балаларны тәрбиялибез. Һәр бәйрәмдә гаиләләребез белән ата-ана йортына җыелабыз.
Кадерлебезне юбилее һәм 1 май бәйрәме белән котлыйбыз. Һәрвакыт бер адымга алда булырга, үз максатларыңа ирешергә, шундый ук актив, энергияле һәм зирәк булып калуыңны телибез.

 

Марат Гыйләҗев.
Уфа шәһәре.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: