Маяк
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
11 Май 2022, 12:33

Бәйрәм бүләге

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан "Өйгә бәйрәм килә" акциясе кысаларында  инвалидларны һәм өлкән яшьтәге гражданнарны социаль хезмәтләндерү бүлеге өлкәннәре өчен күркәм чара уздырылды.

Аның чикләрендә җыр-моң белән үрелеп барган концерт номерлары күрсәтелде һәм тәм-томнардан чәй табыны оештырылды. Балалар район модель китапханәсе хезмәткәрләре җитәкчелегендә волонтерлар – Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәпнең 4б сыйныф укучылары өлкәннәргә котлау открыткалары ясап, аларны тантаналы рәвештә тапшырды. Өлкәннәр дә җавапсыз калмады, рәхмәт йөзеннән шигырьләр укып ишеттерде.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: