Маяк
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
13 август 2022, 09:00

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле төзелеш комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннар!

Бәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр көне белән котлыйм, авыр, җаваплы эшегездә уңышлар, һәрберегезгә сәламәтлек телим.

Район төзелгән көннән алып бу тармак уңганнары районыбыз, авылларыбыз йөзен танымаслык итеп үзгәртте, торак йортлар, юллар, мәктәпләр, дәваханәләр, балалар бакчалары, сәүдә нокталары һәм башка объектлар төзеп, аларны төзекләндерде. Бүген дә сез районыбыз иминлеге хакына эшләвегезне дәвам итәсез–сыйфатлы торак, яңа социаль, мәдәни объектлар төзисез, хәзерге технологияләрне уңышлы үзләштерәсез, заманча төзү материаллары кулланасыз. Сезнең тырышлыгыгыз аркасында урамнар ямьләнә, кешеләр тормышы яхшыра.

Һөнәри бәйрәмегез көнендә сезгә профессионализмыгыз, җаваплылыгыгыз өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәбез һәм тагы да югарырак һөнәри казанышларга ирешүегезне телим.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: