Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
19 август 2022, 11:28

Хезмәтне сөеп үстек

Эх, гомер дигәнең, Уза да китә икән. Шул гомернең «почмагында» Бер мизгел кала икән.

Хезмәтне сөеп үстек
Хезмәтне сөеп үстек

Әйе, кеше гомерендә онытылмас мизгелләр бик күп була. Шуларның берсе - мәктәп еллары хатирәләре. Менә безнең Югары Манчар урта мәктәбен тәмамлаганга да 44 ел узып китте.

Бер сыйныфта 30дан артык бала укыдык. Һәрберебезнең белем алырга теләге көчле иде, тырыштык, бер-беребезгә ярдәмчел булдык, хезмәтне сөеп үстек. Җәйге каникуллар вакытында басуда чөгендер утадык, ындыр табагында да эшләдек.

Күпләребез, атап әйткәндә,  Айдар Хәйдәров, Рәшит Габделисламов, Илгиз Вәлиев, Салават Локманов һ.б туган авылыбызда калып, матур йортлар салып, балалар үстереп,   күркәм дөнья көтә. Читкә чыгып китүчеләр дә сынатмый, мул тормышта яши. Гомумән, һәммәбез дә һөнәр алып, илебезгә лаеклы шәхесләр булдык.

Күптән түгел сыйныфташлар белән очрашу оештырдык.  Ул туган ягыбызның матур табигате – урманда узды. Күңелләрдәге хатирәләрне яңартып, кичерешләр белән уртаклаштык, бакчаларыбызда җитешкән җиләк- җимештән, яшелчәләрдән авыз иттек.

Кичкә кадәр җыр-моң тынмады. Кичә бер тын алышында үтеп китте. Яхшы хатирәләр, якты истәлекләр торып калды, сабакташлар үзләрен яшәреп киткәндәй тойды. Күмәк очрашу - үзе бер тарих икән...

Эчкерсез, ихлас сөйләшүләрдә кешенең кемлеге күренә, бөтен чынбарлык тулысы белән ачыла. Элеккеге сыйныфташларның бүгенге көндә дә бер-берсе белән даими элемтәдә торулары, берсенең дә кыек юлга кермәүләре, ярдәмләшеп, шатлык-кайгыларны бүлешеп яшәүләре хөрмәткә лаек. Мәктәпне тәмамлаганнан соң дистә еллар үтсә дә, тормыш күбесен авыр сынаулар белән сынаса да, барысы да шул ук - саф, самими, изге күңелле калганнар. Сыйныфташлар белән очрашуларның соңгысы булмасын, аралашып, хәлләрне белешеп, кунакка йөрешеп, ярдәмләшеп яшик дип таралыштык.

 

Рима Бадикова.

Югары Манчар авылы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: