Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
31 август 2022, 09:39

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

Бәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас тәбриклим. Хайваннарны дәвалау, райондагы һәм республикадагы эпизоотик иминлек, азык-төлек продуктларының чисталагы өчен җавап тотучылар һәм шул юнәлештә хезмәт итүчеләр, шул ук вакытта биология һәм медицина өлкәсендәге казанышлардан һәм яңалыклардан
хәбәрдар булып торучылар - болар барысы да ветеринария хезмәткәрләре. Ветеринария хезмәтендәге күпсанлы белгечләр көн саен хайваннар һәм кешеләр
сәламәтлеге сагында тора. Районыбызның агросәнәгать комплексын үстерүдә һәм ныгытуда сезнең өлешегез гаять зур. Ит һәм сөт җитештерү буенча безнең район республикада алдынгылар рәтендә. Мондый уңышларга ветеринария хезмәткәрләренең һөнәри осталыгыннан һәм аларның оешкан төстә эшләвеннән башка ирешеп булмас иде, алар лабораторияләрдә һәм участок ветеринария пунктларында, терлекчелек продукциясен җитештерү комплексларында катлаулы да, җаваплы да эшләр белән мәшгуль. Сезнең хезмәтегез һәрчак авыр, әмма
аңа һәрвакыт ихтыяҗ булачак. Киләчәктә дә үз бурычыгызны намус белән үтәп, терлекчелек тармагы үсеше өчен тишле шартлар булдыруны һәм район халкының хәвефсезлеген тәэмин
итәрсез, дип ышанам. Бәйрәмегез белән!

 

Илдар Мостафин,
муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: