Маяк
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
16 сентябрь 2022, 14:41

Рәхмәтем дә, шатлыгым да чиксез

80 яшьлек юбилеемны зурлап оештырылган күркәм тантана, Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.Ф.Хәбировның, муниципаль район хакимияте башлыгы И.И.Мостафинның юбилей котлаулары күңелемдә якты хатирәләр калдырып, яшәүгә көч, рухи байлык, шатлык өстәде

Рәхмәтем дә, шатлыгым да чиксез
Рәхмәтем дә, шатлыгым да чиксез

Күпьеллык намуслы хезмәтемне югары бәһалаганнары өчен Радий Фәрит улына, Илдар Иршат улына зур рәхмәтемне җиткереп, җаваплы, авыр, катлаулы хезмәтләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Сезгә республика, район алдында торган мөһим бурычларны тормышка ашыруда акыл, зиһен, сабырлык, көч-куәт бирсен.

Шулай ук муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмил Хәертдиновка, район ветераннар советы рәисе Анатолий Романовка, Илеш мәгълүмат үзәге коллективына һәм ветераннар советы рәисе Гөлфинә Сәлимовага изге теләкләре, матур бүләкләре, чәчәк гөлләмәләре өчен рәхмәтләр яусын.

1966-2000 елларда район радио тапшырулары журналисты, мөхәррире, дикторы булып эшләгән елларымны хөрмәтләп искә алганнары һәм котлаулары өчен радио тыңлаучыларыма, мәктәптә, комсомолда, редакциядә бергә эшләгән хезмәттәшләремә, замандашларыма, дусларыма район ветераннар хорына, күңеле җитеп тәбрикләгән һәркемгә чиксез рәхмәтем барып җитсен.

Һәркайсыгызга тормыш юлыгызда, хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын. Бәхетегез мулдан, гомерегез озын, сәламәт булып, тынычлыкта яшәргә язсын.

Ихтирам белән Фирдәүс Маликова,

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ һәм БР журналистлар берлеге әгъзасы.

Рәхмәтем дә, шатлыгым да чиксез
Рәхмәтем дә, шатлыгым да чиксез
Рәхмәтем дә, шатлыгым да чиксез
Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: