

Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Республика көне белән ихлас котлыйм.
11 октябрьдә Башкортстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итүенә 32 ел тула. Башкортстан, илебезнең терәк индустриаль төбәкләренең берсе буларак, ышанычлы рәвештә яңарыш юлыннан алга бара. Бүген хуҗалык итүнең барлык өлкәләрендә дә эзмә-эзлекле үсешкә ирешелә, шәһәр-авыллар елдан-ел күркәмләнә, халык яшәешен яхшыртуга юнәлтелгән төрле программалар тормышка ашырыла. Кешеләр иминлеге, халыклар дуслыгы, конфессияара татулык, уңышлы хәл ителгән социаль-икътисади реформалар, яуланган биеклекләр – Башкортстан үзенең дәүләт бәйрәмен әнә шундый уңышлар белән каршылый.
Әйтергә кирәк, республика яулаган казанышларга илешлеләр дә лаеклы өлеш кертә, үзләренә күрсәтелгән ышанычны намуслы хезмәтләре белән акларга тырыша. Киләчәктә дә һәр тармакта, һәр өлкәдә илешлеләргә хас егәрлек белән эшләп, Башкортстанның чәчәк атуы хакына фидакарьлек үрнәкләре күрсәтерсез, дип ышанам, һәр кешегә ныклы сәламәтлек, гаиләләргә иминлек, уңышлар телим.
Илдар Мостафин,
муниципаль район хакимияте башлыгы.