Маяк
+22 °С
Яңгыр
Котлаулар
30 октябрь 2022, 05:49

Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре, ветераннар!

Сезне муниципаль район хакимияте һәм  үземнең исемнән һөнәри бәйрәмегез – Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне уңаеннан кайнар котлыйм, сәламәтлек телим

Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре, ветераннар!Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре, ветераннар!
Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре, ветераннар!

Бүген тормышыбызны куәтле йөк машиналарыннан, уңайлы автобуслардан, җиңел автомобильләрдән башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Халык хуҗалыгының хезмәт ритмы, кешеләрнең эшкә сәләте һәм кәефе сезнең тотрыклы, төгәл эшләвегезгә бәйләнгән. Без районыбыз авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм төзелеш, юл, җитештерү, автотранспорт предприятиеләрендә тырыш хезмәтләрен куючы шоферларыбыз белән урынлы горурланабыз. Алар район икъдисадына үз өлешләрен кертәләр. Тармакта хезмәт куючы һәркемгә үз эшләренә тугрылыклары, ветераннарга нәтиҗәле хезмәтләре, районыбызның транспорт системасын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт. Чын күңелдән сезгә имин юллар, ышанычлы машиналар телим. Рульләр ышанычлы кулларда, ә юлларыгыз якты булсын.

Сезгә ныклы сәламәтлек, яңа уңышлар, бәхет һәм иминлек телим.

 

Илдар Мостафин,

муниципаль район хакимияте башлыгы.

 

Фото: https://vk.com

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас