Маяк
+24 °С
Яңгыр
Котлаулар
20 гыйнвар 2023, 04:22

Изге күңелле туганыбыз

Бар табигать ап-ак карга күмелеп, сихри йокыга талган мизгелдә Йонны авылында яшәүче туганым Ләүзия Муллагалиева үзенең күркәм юбилеен - 70 яшен билгели.

Изге күңелле туганыбызИзге күңелле туганыбыз
Изге күңелле туганыбыз

Бар табигать ап-ак карга күмелеп, сихри йокыга талган мизгелдә Йонны авылында яшәүче туганым Ләүзия Муллагалиева үзенең күркәм юбилеен - 70 яшен билгели.

Якыныбыз бәхетләргә төренеп гомер кичергән дәрәҗәле хатын-кызлардан түгел. Бер карауда уртача гәүдәле, мөләем йөзле, бик тә гади, тыйнак, аз сүзле ханымның көчле ихтыярлы икәнен күреп булмый шикелле. Күп сынаулар аша үтәргә туры килә аңа тормыш юлында.

Ләүзия Галимзадә кызы гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. Икенче группа Бөек Ватан сугышы инвалиды әтиебезгә ярдәм кирәк булганлыктан, иртә кул арасына керергә туры килә. Балачактан тәвәккәл, чая, тырыш кыз әткәй белән беррәттән атын җигә, печәнен чаба, утынын кисә... “Нигә малай булып тумадың икән?” – дип бик еш кабатлый иде әткәебез.

Унынчы сыйныфны тәмамлаганда әниебезнең дөнья куюы аның киләчәккә булган уй-хыялларын кинәт үзгәртә – Ләүзия авылда калырга карар итә.

 1973 елда авылдашы Рафаэль Солтангали улы белән чәчләрен-чәчкә бәйләп, күркәм дөнья коралар. Килен булып төшкәннең тәүге көненнән үк каенана үз кызы кебек кабул итә. Үз көчләре белән матур йорт салып чыга Муллагалиевлар. Бер-бер артлы балалары Азат, Марат, Рәзилә, Рәзүл туа.

 Туганым озак еллар Йонны авылында почтальонка булып эшли. Ул кышкы салкыннарда да, җәйге челләдә дә, карлы, яңгырлы көннәрдә дә халыкка хезмәт итә. Авыр сумкаларын күтәреп, өйдән-өйгә яңа табадан төшкән газетажурналларны өләшә. Аның һөнәрен яратып башкаруы, җаваплы каравы нәтиҗәсендә район тормышы, илкөн яңалыклары белән йоннылылар вакытында таныша, рухи азык туплый. Почтальон эше аның белән генә чикләнми: пенсияләр тарату, түләүләр кабул итү дисеңме. Өстәвенә, күп йөрергә, алай гына түгел, күп сөйләшергә дә кирәк. Арытаба, кадерлем лаеклы ялга чыкканчы, Йонны төп мәктәбендә техник хезмәткәр булып тир түгә.

Эшләгән елларында авылда узган кичәләрдә, район смотрларында, чаңгы ярышларында катнашырга вакыт таба.

2003 елда тормыш иптәше күзләрен мәңгелеккә йома. Ләүзия 50 яшендә тол кала. Гомер юлы җиңел һәм такыр булмаса да, күпне күрергә, кичерергә, тормышның күбрәк ачысын татырга туры килсә дә якынымның рухы сынмый. Дөнья йөген ялгызы тарту ни тиклем авыр булмасын, ул бер вакытта да зарланмый, балаларын хәвеф-хәтәрдән саклап, тик яхшылыкка өндәп, мул тормышта яшәтергә тырыша. Өстәвенә, кайнанасын кадер-хөрмәттә яшәтеп, тәрбияләп, соңгы юлга озата. Бала кайгысын да кичерергә туры килә аңа, олы улы Азат вафат була.

Туганымны авылда олысы-кечесе ихтирам итә, киңәшкә килә. Авыр югалтуларга карамастан, күңел яктылыгын саклап калды. Шуны да билгеләргә кирәк, авлдашларының иң авыр вакытларында да туганым ярдәмгә ашыга: ул соңгы юлга озату йолаларын башкара. Авылыбыз мәчетендә оештырылган чаралар, бәйрәмнәр ансыз үтми, ул башлап йөри.

 Ләүзия Галимзадә кызы аш-су остасы да. Аның пешергән чәк-чәкләрен авылда һәркем белә, күпләрнең никах, туй, юбилей табыннарын бизи. Сагынып бик еш кайтабыз туганым янына. Безне һәрчак ачык капкасы, якты йөзе, тәмле сүзе, ризыклары белән каршы ала һәм күчтәнәчләрен төяп, догаларын укып, озатып кала. Туган йортка кайткандай булабыз, киләсе очрашуларны түземсезләнеп көтәбез. Кадерлебезгә киләчәктә дә сәламәтлек, хәерле гомер насыйп булсын. Фәйрүзә КурмаКаева. Дүртөйле шәһәре

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас