Маяк
+21 °С
Болытлы
Котлаулар
23 гыйнвар 2023, 05:39

Яшәеше, эше-үрнәкле

ЗАГС идарәсенең хезмәткәрләре кеше гомерендә була торган иң матур - кызыл туйларны онытылмаслык итеп үткәрүдә дә зур ярдәм итә

Яшәеше, эше-үрнәклеЯшәеше, эше-үрнәкле
Яшәеше, эше-үрнәкле

ЗАГС идарәсенең хезмәткәрләре кеше гомерендә була торган иң матур - кызыл туйларны онытылмаслык итеп үткәрүдә дә зур ярдәм итә. Тантаналы рәвештә, йөрәкләргә үтеп керә торган матур теләкләрне әйтәәйтә, алар ир-егет белән хатын-кызны кавыштыра. Аларның яңа гаиләләре туу мизгелләрен кабатланмас итеп ясый. Фәния Әнвәр кызы Муллаәхмәтова да әлеге өлкәдә озак еллар, намуслы хезмәт салып, халык хөрмәтен яулаган ветераннарның берсе

Һәр һөнәрнең үз эшенә фанатларч а рәвештә бирелгән кешеләре бар. 14 елга якын гомерен ЗАГС о р г а н ы н д а эшләүгә багышлаган Фәния Әнвәр кызы Муллаәхмәтова д а шундыйлардан. Бу үзенчәлекле һөнәр, анда күп сыйфатларны, кайвакыт хәтта бер-берсенә каршылыклы булганда да берләштерә белергә кирәк. Әлбәттә, тормышның шатлыклы һәм моңсу мизгелләрен уртаклашыр өчен, кешеләргә карата сабырлык һәм мәхәббәт беренче урында торырга тиеш. Шулай ук юридик яктан белемле белгеч булу шарт, чөнки кеше тормышындагы барлык хәлиткеч мизгелләрне раслаучы мөһим документлар ЗАГС хезмәткәре кулы аша уза. Ул гына да түгел, сизгер психолог һәм бераз артист булырга туры килә. Юбилярыбыз нәкъ менә шул сыйфатларга ия дә инде.

Фәния Әнвәр кызы үз туган ягының чын патриоты да. Буралы авылында туып үскән кыз бүгенге көнгә кадәр районыбызның әлеге матур почмагында гомер кичерә.

1977 елда Бәләбәй педагогик училищесын тәмамлагач, хезмәт юлын башлангыч сыйныф укытучысы буларак башлый. Тиздән аның максатчанлыгын һәм хезмәт сөючәнлеген район җитәкчелеге күреп ала һәм Этәй авыл советы рәисе булырга тәкъдим итә. Әлеге авыр вазыйфада 6 ел эшләгәч, Фәния Әнвәр кызы мәгариф өлкәсенә әйләнеп кайта һәм башлангыч белем бирү методисты булып эшен дәвам итә.

Фәния апа үзенең журналистлык талантын да күрсәтте. Күп кенә мәкаләләре район “Маяк” гәзите битләрендә басылып чыга, моның өчен ул лауреат исеменә дә лаек була. Бу елларда ул район хатынкызлар советы рәисе итеп сайлана, халык белән актив эшли, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау буенча чаралар үткәрә.

Хезмәт эшчәнлеге башланганнан соң 20 елдан артык вакыт узгач, Фәния Муллаәхмәтовага чираттагы җаваплы вазифаны - ЗАГС бүлеге мөдирен ышанып тапшыралар, биредә ул лаеклы ялга чыкканчы эшләде.

Аның фидакарьлеге, хезмәт сөючәнлеге һәм максатчанлыгы җитәкчелек тарафыннан лаеклы бәяләнә, ул “Башкортстан Республикасы мәгариф отличнигы” кебек югары бүләкләргә, Башкортстан Республикасының Юстиция министрлыгының Мактау грамотасына лаек  була.

Бүгенге көндә лаеклы ялда булуга карамастан, ветераныбыз актив тормыш рәвешен алып баруын дәвам итә, район чараларында, район ветераннар хорында катнаша, фото һәм видео төшерү белән мавыга.

Бары тик үз язмышыннан канәгать булган, дөньяны яратучы кеше генә һәрвакыт игътибарга, хөрмәткә һәм абруйга лаек  була.

Шушы көннәрдә Фәния Әнвәр кызы үзенең зур юбилеен билгеләячәк, аны гомеренең истәлекле көне белән тәбрикләп, җан тынычлыгы, иртәгесе көнгә ышаныч, ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия,тормышында планнарның күп булуын теләп каласы килә.

 

 

Айгөл Хәбирова, Илеш районы ЗАГС бүлеге начальнигы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас