

Парлап яшәүнең һәр елы – үзенә күрә бер төрле, кабатланмас бәйрәм. Сөюдә һәм татулыкта бәхетле озын гомер кичергән парлар һәрвакыт ихтирам һәм соклану уята.
Чияле Әтәч авылында яшәүче Вера Тимофеевна белән Фаил Габбас улының иңгә-иң терәп бергә гомер кичерүләренә 50 ел. Ике уңган бергә туры килгәнгә, тормыш йөген бергә тартканга аларның дөньялары җитеш, нурлы. Алтын туйга кадәр бергә яшәү – еллар сынавына бирешмәгән олы сабырлыкның чыгылышы ул. 50 ел тату гомер кичерү өчен акыл, өмет-ышаныч, түземлелек кирәк.
Чияле Әтәч авылының абруйлы ир-узаманы Фаил Габбас улы яшьләргә үрнәк, туганнарына, балаларына, оныкларына терәк-таяныч булып яши. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, армия сафларында туган ил алдындагы изге бурычын үти. Туган авылына кайткач, хезмәт юлын XXII партсъезд ис. колхозда эретеп-ябыштыручы булып башлый. 1992 елдан лаеклы ялга чыкканчы хуҗалыкның дуңгызчылык комплексында эшли.
Вера Тимофеевна Шидәле авылында туып-үсә. Урта мәктәпне тәмамлагач Дүртөйле районы Мәскәү авылы урта мәктәбендә укытучы булып эш башлый. 1972 елда Фаил Габбас улына кияүгә чыга һәм Базытамак урта мәктәбендә повар булып урнаша. Шулай ук аңа XXII партсъезд ис. колхозның дуңгызчылык комплексы ашханәсендә әлеге һөнәрне башкарырга туры килә. Арытаба, 30 елдан артык, хаклы ялга чыкканчы Чияле Әтәч авылында магазинда сатучы булып эшли. Авылдашларына һәрвакыт ачык йөзле, тәмле телле булып хезмәт итә ул. Һәр сатып алучыга кирәкле әйберләрен сайларга булыша, киңәшләрен бирә.
Насыровлар ике бала тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгара. Кызлары Ильмира, кызганычка каршы, 10 яшьлек кызын калдырып яшьли мәрхүм була. Эльвинаны картыйсы белән картәтисе үстерә. Уллары вахта ысулы белән Якутияда эшли. Тормыш иптәше Светлана Илдус кызы шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнә, авылда үзләренең магазиннарын булдырып, халыкны көнкүреш кирәк-яраклары белән тәэмин итә.