Маяк
+21 °С
Болытлы
Котлаулар
23 февраль 2023, 04:00

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле Кораллы Көчләр, Бөек Ватан сугышы, армия, флот ветераннары! Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән барыбыз өчен дә кадерле, изге бәйрәм – Ватанны саклаучы көне белән ихлас котлыйм

Бәйрәм котлавыБәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Туган илгә тугрылыкны һәм аның иминлеге хакына бурычыңны намусың кушканча үтәүне чагылдырган изге бәйрәм ул 23 февраль. Ир-егетләр, хатын-кызлар – солдатлар ил чакыргач, көрәшкә күтәрелеп, аның тынычлыгын, бәйсезлеген саклады, нинди генә алыш булмасын, совет кешеләренә хас булганча, тиңдәшсез батырлыклар күрсәтте. Өлкәннәр традициясен дәвам итеп, район  яшьләре хәрби Кораллы Көчләрдә үз  бурычын намус белән үти. Бу – авыр фронт юллары үткән яугир-ветераннарның аларны үзләренең, ата-бабаларыбызның яхшы  үрнәгендә, антка тугрылыкта, Ватаны патриоты итеп тәрбияләү нәтиҗәсе. Районда сезнең хакка эшләнгән яхшылыклар – ихтирам, хөрмәт билгесе. Кылган яхшылыкларыгыз өчен рәхмәт әйтеп, алдыгызда баш иябез, ил солдатлары, халык бәйрәме белән тәбрикләп, сәламәтлек, гаиләләрегезгә имин тормыш телибез.

 

 

Илдар Мостафин, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас