

Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән һөнәри бәйрәмегез – торак-коммуналь хуҗалыгы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне уңаеннан ихлас котлыйм, һәркайсыгызга эшегездә уңышлар, сәламәтлек телим.
Сез халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту юнәлешендә күпкырлы эш алып барасыз, һәр йортны су, җылылык, электр белән тәэмин итүдә, шулай ук, көнкүреш калдыкларын җыюда, канализация хезмәте күрсәтүдә өзеклекләргә юл куймыйсыз, авырлыкларга карамастан, үз бурычыгызны намус белән үтисез. Күп очракта ял көннәре белән дә исәпләшмисез. Сезнең тырышлык нәтиҗәсендә район үзәге күзгә күренеп яхшыра, халыкның тормыш дәрәҗәсе күтәрелә. Киләчәктә дә коммуналь объектлар өзлексез эшләп, район үзәге халкы ихтыяҗын канәгатьләндерү буенча эзмәэзлекле эшчәнлек алып барырсыз, тармак алдында торган бурычларны уңышлы башкарырсыз, дип ышанам.
Илдар Мостафин,
муниципаль район хакимияте башлыгы.