Маяк
+21 °С
Болытлы
Котлаулар
14 апрель 2023, 06:26

Тормышым маягы - әнием

...Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда, балалык рәхмәтем җырымда чагыла...

Тормышым маягы - әниемТормышым маягы - әнием
Тормышым маягы - әнием

...Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда, балалык рәхмәтем җырымда чагыла... Флера Сөләйманованың «Әниемә» җыры тормышта юл күрсәтүче әниемә багышлангандыр кебек. Әни. Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Кадерлебез шул бер сүздән шатлыгыбызны да, кайгыруыбызны да, уйларыбызны да белә. Ялгышларыбызны, хаталарыбызны гафү итүче, кичерә белүче дә ул. Без дә бик бәхетле балалар, чөнки яныбызда иң кадерле кешебез - әниебез бар.

Язгы гөрләвекләр кузгалганда, бар табигать уянганда, ямь өстенә ямь өстәп, кадерле кешем - әнием, Ирина Мөгаллим кызы Басикова Тыпый авылында дөньяга килгән. Тырыш һәм хезмәт сөючән картыем һәм картәтием дөрес тәрбия биреп үстергән, олы тормыш юлына чыгарганнар. Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган яшь кызны язмышы Үрмәт авылы белән бәйли. Үрмәт төп мәктәбендә өлкән вожатый булып эшли, читтән торып Башкорт дәүләт педагогия университетында филология факультетында белем ала. 33 ел гомерен ул балалар тәрбияләүгә багышлый, татар теле һәм әдәбияты, тарих дәресләрен укыта. Аның укучылары район, республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда җиңү яулый, Бөтенрусия, төбәкара конкурсларда призлы урыннар ала. Әниемнең хезмәте авыр булса да, ул - үз эшенең остасы. Дәресләр мавыктыргыч һәм файдалы узсын өчен бар осталыгын, белемен куллана. Төрледән-төрле экспериментлар, уендәресләр ярдәмендә укучылар күңелендә әлеге фәннәргә мәхәббәт уята ул. Укытучы гадел, сабыр, кайвакыт кырыс һәм таләпчән дә булырга тиеш. Әниемдә бу сыйфатларның барысы да бар. Шул ук вакытта һәр укучысын тигез күрә һәм бик гадел дә. Шуңа күрә аны хезмәттәшләре дә, ата-аналар бердәй ярата һәм хөрмәт итә.

Тормыш юлында бик күп каршылыклар һәм авырлыклар, бихисап сынаулар аша үткәннән соң әниемә язмыш елмайды-ул тормыш иптәше Рөстәм абыйны очратты. Бүгенге көндә алар сокланып туймаслык матур пар булып, картый-картәти булу шатлыгын да тоеп, тату гомер кичерәләр. Минем өчен иң зур бүләк- сеңлем Камиллага гомер бирделәр, хәзер инде ул беренче сыйныфта белем ала. Каенанасы янында булу да тормышта зур терәк булып тора. Шулкадәр дустанә мөнәсәбәттә, берберсен хөрмәт итеп, ярты сүздән аңлашып яши алар. Шушы көннәрдә кадерле кешем үзенең алтын юбилеен-50 яшен билгеләде. Әниемнең сабырлыгы алдында баш иям, аның акыллы киңәшләре, җил-яңгыр тидерми үстереп, олы тормыш юлына чыгарганы, һәрвакыт аның терәгем булуы өчен зур рәхмәтемне әйтәм.

Ильвина Латыйпова. Югары Яркәй авылы

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас