

Яшьләр өчен үрнәкле
“Эш сөйгәнне – ил сө я р ” . Б у фәһемле мәкаль Абдулла авылында яшәүче, бар гомерен фидакарь хезмәткә баг ы ш л а га н , елның-елына алдынгы комбайнчы булып, хуҗалык кел ә т л ә р е н ә алтын ашлык бөртекләре җыйнап салуга зур өлеш керткән Фәнис Гафаровка бик тә туры килә. Хезмәт ветераны шушы көннәрдә үзенең 95 яшьлек күркәм юбилеен билгели.
Яшүсмер чагы сугыш вакытына туры килгән Фәнис Фәйзрахман улына тормышның ачысын-төчесен байтак татырга туры килә. Сугыш башланганда аңа 13 яшь була. Өч абыйсын (Хәмитҗан, Нәҗип, Фәһим), әтисен фронтка озатып, әнисе, апасы Кәмәрия, сеңлеләре Маһира һәм Фәния белән бергә дөнья тәртәсенә җигелә ул. Көне-төне эшләсәләр дә, ашарларына җитми. Икмәкне фронтка озатырга кирәк була. Җәй көннәрендә балтырган, кузгалак, ачы какы, төче какы, кычыткан, чөгендер яфрагы – барысы да ризыкка әйләнгән. Көчле рухлы егет беркайчан да сыгылып төшми, аның тәртипле булуы, тормышны, кешеләрне яратуы язмыш авырлыклары алдында югалып калмаска көч бирә.
1949 -1951 елларда Совет армиясенә алынып, Владивостокта диңгез флотында моряк булып хезмәт итә. Ватан алдындагы бурычын намуслы үтәп, туган ягына аяк баса һәм беренче көннәрдән колхоз эшенә чума. 1960 елда Бөре һөнәри-техник училищесендә комбайнер-механик белгечлеген үзләштерә. Аңа башта “СК-3” комбайнын ышанып тапшыралар. Фәнис Гафаров һәр урып –җыюга яхшы әзерлек белән килеп, йөкләмәсенә тугрылыклы булуны төп максат итеп куя. Елның-елына югары күрсәткечләргә ирешкән авыл уңганы “Нива” комбайнын иярли башлый. Әлеге изге һөнәргә 22 ел гомерен багышлый ул. Шул ук вакытта аңа бригадир булып та, сарыкчылык фермасы мөдире вазифасын да башкарырга туры килә. Ф.Гафаров нинди тармакта, нинди вазифада эшләсә дә, аңардан тәм табып, яратып, нәтиҗәле тир түгә.
Тырыш игенченең фидакарь хезмәте югары бәһалана. 1971 елда ирешкән уңышлары өчен “Хезмәттәге батырлыгы өчен”, «В.И.Ленинның тууына 100 ел» медальләре, «Социалистик ярышта җиңгән өчен» билгесе белән бүләкләнә. 1973 елда Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша. Шулай ук берничә тапкыр КПСС Өлкә Комитетының, Башкорт АССР Министрлар Советының, профсоюзлар өлкә советының һәм ВЛКСМ өлкә комитетының Почет грамотасына лаек була.
Хаклы ялга чыккач, колхоз таралганчы ревком рәисе булып тора.
Исәмәт авылы кызы Рәзифә (мәрхүмә) белән кавышып, 59 ел бер җан, бер сүзле булып, искиткеч, сокланырлык гомер кичерделәр. Дүрт балага гомер бүләк итеп, үзләре үрнәгендә тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгардылар. Бүгенге көндә дә хезмәт ветераны Фәнис Фәйзрахман улы актив тормыш белән яши. Балалары һәрвакыт кайтып хәлен белә. 8 оныгы, 5 оныкачы уңышлары белән сөендереп тора.
Анатолий Романов, район ветераннар советы рәисе.