Маяк
+21 °С
Болытлы
Котлаулар
21 апрель 2023, 04:00

Бәйрәм котлавы!

Хөрмәтле урындагы үзидарә органнар хезмәткәрләре, хезмәттәшләр

Бәйрәм котлавы!Бәйрәм котлавы!
Бәйрәм котлавы!

Сезне ихлас күңелдән Урындагы үзидарә көне белән котлыйм! Бу, чын мәгънәсендә, бөтенхалык бәйрәме, чөнки Русиянең һәр гражданинына кагыла. Җирле үзидарә-властьнең кешеләргә иң якын булган звеносы, бүгенге көндә аңа территорияләрнең социаль-икътисади үсеше һәм халыкның иминлеге өчен зур җаваплылык йөкләнгән. Кеше алдында торган барлык проблемалар муниципаль дәрәҗәдә хәл ителә. Безнең уртак максат - кешеләр һәм халык мәнфәгатьләре өчен эшләү, ачык диалог форматында мөһим мәсьәләләрне хәл итү. Барлык депутатларны һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Үз яныңда яшәүче кешеләргә хезмәт итүдән дә мактаулы һәм авыр һөнәр юктыр ул, чөнки алар үз язмышларын ышанып тапшыра һәм ышана! Бүген җирле үзидарә органнарында 480 нән артык кеше эшли. Аларга җәмгыять алдында зур җаваплылык йөкләнгән. Күп очракта җирле үзидарәнең нәтиҗәлелеге һәм үсеше, илебезнең киләчәге аларның һөнәри, шәхси, мораль сыйфатларына, эшкә тугрылыкларына бәйле.

 Муниципаль берәмлек барлыкка килүнең башлангычында торган һәм район үсешенә лаеклы өлеш керткән җирле үзидарә органнары ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Барыгызга да чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, һөнәри осталык, эшегездә үҗәтлек, карарлар кабул итүдә зирәклек, дәүләтебезнең зур киләчәге хакына яңа казанышлар телим.

 

Илдар Мостафин, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас