Маяк
+21 °С
Болытлы
Котлаулар
30 апрель 2023, 04:00

Бәйрәм котлавы!

Хөрмәтле 18нче янгын сүндерү һәм коткару отрядының 122 нче янгын һәм коткару часте хезмәткәрләре, бу тармак белән бәйле участокларда эшләүчеләр, ветераннар!

Бәйрәм котлавы!Бәйрәм котлавы!
Бәйрәм котлавы!

Хөрмәтле 18нче янгын сүндерү һәм коткару отрядының 122 нче янгын һәм коткару часте хезмәткәрләре, бу тармак белән бәйле участокларда эшләүчеләр, ветераннар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлыйм, җаваплы эшегездә уңышлар телим.

Сезгә дөньялыкка зыян китерүче янгыннарны кисәтү, булдырмау һәм аның чыганакларын бетерү кебек җаваплы бурыч йөкләтелгән. Бу кешедән һөнәри осталык, яхшы әзерлек кенә түгел, кыюлык та сорый. Моны яхшы аңлаган янгын сүндерүчеләр катлаулы шартларда эшләп, халыкка тугры хезмәт итә. Киләчәктә дә җәмгыять, халык байлыгы сагында уяу торырсыз, хәвеф-хәтәр кимер, дип ышанам. Бәйрәмегез белән сезне, иминлек сагы сакчылары!

Илдар Мостафин, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас