Маяк
+21 °С
Болытлы
Котлаулар
1 Май 2023, 04:00

Бәйрәм котлавы!

Хөрмәтле райондашлар!

Бәйрәм котлавы!Бәйрәм котлавы!
Бәйрәм котлавы!

Бәйрәмне район эшчәннәре фидакарь хезмәт шартларында каршылый: басуларда мөһим чәчү кампаниясе алып барылып, анда игенчеләребез яңа уңышка нигез сала, фермаларда терлекчеләребез кышлатуны тәмамлап, җәйге чорда эшләргә әзерләнә, предприятие-оешмаларда чәмле хезмәт кайный. Авылларыбыз да көннән-көн күркәмләнә, төзекләндерү эшләре башкарыла, өмәләр оештырыла. Шуңа да район халкы матур, мул тормышта яши, һәр тармакта тотрыклылыкка ирешелә.

Киләчәктә дә икътисади үсешкә йөз тотып, ирешкән уңышларыбызны ныгыту исәбенә, социаль-мәдәни проблемаларны уңай хәл итәрбез, халыкның тормыш – көнкүрешен яхшыртуга ирешербез, дип ышанам. Һәрбарчагызга иминлек һәм бәхет, язгы кәеф һәм барлык изге эшләрегездә уңышлар телим. Илдар Мостафин, муниципаль район хакимияте башлыгы.

 

 

salenames

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас