

Бүген яңа технологияләр, коммуникация һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хәзерге заман кешесе тормышында кирәкле таләпләрнең берсе булып тора. Сез элемтәне өзлексез тәэмин итеп, аның үсешенә, дөньяда барган вакыйгалар турында мәгълүматны халыкка тапшыруга, алар арасында аралашуга зур өлеш кертәсез. Элемтә тармагының нәтиҗәле һәм, күп очракта, инновацион эше икътисадны, социаль һәм мәдәни-рухи өлкәләрне ныгытырга ярдәм итә.
Тармак үсешенә керткән өлеш, яраткан эшкә тугрылык өчен сезгә ихлас рәхмәт сүзләрен белдерәм. Бәйрәмегез белән котлап, киләчәктә дә һөнәри уңышлар, ару-талуны белмичә, иҗади эзләнүләр, яңа технологияләрне тормышка ашыруда өстенлекле идеяләр телим. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, сәламәтлек һәм имин тормыш юлдаш булсын.
Илдар Мостафин, муниципаль район хакимияте башлыгы